ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил хакында кайбер фактлар һәм мәгълүматлар
Муса Җәлил хакында кайбер фактлар һәм мәгълүматлар

Муса Җәлил хакында кайбер фактлар һәм мәгълүматлар

Каһарман-шагыйребез Муса Җәлилнең тууына – 120 ел. Без аның турында ниләр беләбез соң? Әйдәгез, Җәлил биографиясен тагын бер кат күздән кичерик әле.

1906 елның 15 февралендә 

Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылында (1743 елда нигезләнгән) бакалея кибете хуҗасы Мостафа Габделҗәлил улы Җәлилов һәм шул ук авылның указлы мулласы Хөснетдин хәзрәт Сәйфуллинның кызы Рәхимә гаиләсендә алтынчы бала булып туган.

1913 елда

Мостафа Җәлилов гаиләсе белән Оренбургка күченә һәм «Хөсәения» мәдрәсәсенә урам себерүче булып эшкә урнаша, алты яше дә тулып җитмәгән улы Мусаны шул мәдрәсәгә укырга бирә. Муса, китап укудан тыш, рәсем ясарга яраткан, мандолинода уйнарга өйрәнгән.

1915-1916 нчы елларда

Иҗат белән чын-чынлап шөгыльләнә башлый. 1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында «Бәхет» шигыре басыла.

1922 елның көзендә

Казанга килә һәм «Татарстан» газетасында күчереп язучы булып эшли башлый. 1923-1925 нче елларда Казан педагогика институтының рабфагында укый.

1924 елда

Бөтенләй башкача рухтагы шигырьләр яза һәм аларның барысы да 1925 елда «Барабыз» исемле беренче җыентыгында басылып чыга.

1925 елның 1 гыйнварында

«Кызыл яшьләр», «Яшь ленинчы» газеталарының һәм «Октябрь» журналының үз хәбәрчесе дигән корреспондентлык билеты (№162) бирелә.

1925-1927 нче елларда

ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна комитетында инструктор булып эшли.

1927 елда

СССР халыклары Үзәк нәшрияты 21 яшьлек Мусага Мәскәүдә чыга торган «Кечкенә иптәшләр» журналының җаваплы редакторы дигән таныклык (№210) тапшыра. Озак та үтми, ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына сайлана.

1927 елда

Мәскәү университетының этнология факультетына укырга керә. Шунда укыган еллар турында соңыннан, илле ел вакыт узгач, Мусаның бүлмәдәше – атаклы «Колыма хикәяләре» авторы, рухани улы Варлам Шаламов (1907- 1982) «Студент Муса Җәлил» дигән истәлек-хикәясен яза. 1930 елның мартыннан әдәбият факультетында укуын (студентлык билетының номеры – 3145) дәвам итә һәм 1931 елда аны тәмамлый.

1929 елда

«Иптәшкә» дигән китабы дөнья күрә.

1932 елның сентябрь башында

Надеждинск (хәзер Серов) шәһәренә барып, анда 3-4 көн яши, татар газеталарының эшче-корреспондентлары киңәшмәсендә катнаша, эшчеләр белән очраша.

1933 елның җәендә

Сарытау өлкәсендәге Дергачи районында татарча газета чыгаруны оештыра, шул ук елның 20 июлендә Әстерханга килә, анда ике атна яшәгәч, Киләче авылына барып, 11 көн шунда яши, мәкаләләр, шигырьләр яза.

1933-1934 нче елларда

Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.

1934 елда

Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар») басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма шигырьләре рус телендә беренче мәртәбә дөнья күрә.

1935 елда

Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында Татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар.

1935 елның 3 июлендә

Муса белән Рауза Хисмәтуллинаның уллары Альберт дөньяга килә. Хәрби һөнәр сайлаган Альберт Муса улы 1999 елның 10 февралендә вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә. А.Җәлиловның кабер ташы һәм чардуганы «Безнең мирас» редакциясе тарафыннан 2023 елның 10 маенда төзекләндерелде һәм яңартылды.

1936 елның 18 маенда

Муса белән Зәкия Садыйкованың кызлары Люция туа. Люция Муса кызы хәзерге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә кызы Лилиан тәрбиясендә яши.

1936 елның җәендә

Муса Әминә Котдус кызы Сәйфуллинага өйләнә.

1937 елның 10 апрелендә

Аларның кызлары Чулпан дөньяга килә. Чулпан Муса кызы хәзерге көндә Мәскәүдә кызы Татьяна тәрбиясендә яши.

1939-1941 нче елларда

ТАССР Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.

1941 елның 12 июлендә

Казанда «Алтынчәч» операсының (М.Җәлил либреттосы, композиторы – Н.Җиһанов, режиссеры – Л.Баратов, дирижеры – Җ.Садриҗиһанов, рәссамы – П.Сперанский, Алтынчәч ролендә – Г.Кайбицкая, Ш.Котдусова, Тугзак ролендә – М.Рахманкулова, Җик-Мәргән ролендә – Фәхри Насретдинов) премьерасы була.

1941 елның 13 июлендә

Армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармияче булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә

1941 елның декабрендә

Курсларны тәмамлагач, өлкән политрук вазифасында Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942). Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.

1942 елның 26 июнендә

Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.

1944 елның февраль аенда

Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә.

 1944 елның 25 августында

Плетцензее төрмәсендә унбер каһарманның гомере өзелә.

*
М.Җәлилнең 93 шигыре теркәлгән 2 блокнот сакланган. Гарәп графикасында язылган беренче блокнотны төрмәдән әсир сугышчы Г.Шәрипов алып чыга. Ул аны Франция Каршылык хәрәкәтендә катнашкан Н.Терегуловка бирә. Терегулов блокнотны 1946 елның мартында СССРга алып кайта. Латин графикасында язылган икенче блокнотны шагыйрьнең камерадашы, Бельгия Каршылык хәрәкәтендә катнашкан А.Тиммерманс алып чыга. 1947 елның язында совет консуллыгы аны Брюссельдән Казанга җибәрә.

1953 елның 25 апрелендә

И.Френкель тәрҗемәсендә шагыйрьнең берничә шигыре «Литературная газета»да басылып чыга. Шигырьләр тулысынча татар телендә 1953 елның ахырында «Моабит дәфтәре» исеме белән (Г.Кашшаф редакциясендә) дөнья күрә. «Моабит дәфтәре» күп тапкырлар татар һәм рус телләрендә басыла, 60тан артык чит телгә тәрҗемә ителә. «Моабит дәфтәре»нең төп нөсхәсе ТР Милли музеенда саклана, һәр елны шагыйрьнең туган көнендә экспозиция оештырыла.

1955 елда

М.Җәлил әсәрләре чит ил матбугатында күпләп басыла башлый. Мәсәлән, инглиз, немец, испан, француз һәм поляк телләрендә чыккан «Совет әдәбияты» журналының 9 нчы санында, Ю.Корольковның «Муса Җәлил, аның тормышы һәм үлеме» дигән мәкаләсе белән бергә, шагыйрьнең «Минем бүләгем», «Ышанма» исемле шигырьләре дөнья күрә.

1955 елның 15 октябрендә

«Яшьлек ялкыны» газетасында – берничә шигыре һәм биографиясе (С.Битан тәрҗемәсендә), «Яшь язучы» журналының 1956 елгы 6 санында – «Кошчык», «Ышанма» шигырьләре, «Әдәби журнал»ның 1956 елгы 7 санында «Җырлар» исеме астында Моабит төрмәсендә язылган аерым шигырьләре һәм М.Җәлил турында В.Драгос белән Г.Зеленин-Баубута мәкаләсе румын телендә басылып чыга. «Яңа Германия» газетасының 1956 елгы 15 ноябрендә М.Җәлилнең «Катыйльгә» исемле шигыренең немец теленә тәрҗемәсе һәм аның турында мәкалә бирелә.

1956 елның 2 февралендә

СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, Муса Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме (үлгәннән соң) бирелде, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә (1957) лаек булды. Премия өчен тиешле акча М.Җәлил варисларына, аерым алганда, хатыны Әминә Котдус кызына, Чулпан Муса кызына, Альберт Муса улына һәм Люция Муса кызына тигез итеп бүлеп бирелгән.

1957 елның 24 маенда

Мәскәүнең К.С.Станиславский һәм В.И.Немирович Данченко исемендәге музыкаль театр бинасында, Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре кысаларында, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсын (М.Җәлил либреттосы) күрсәтә. 25 майда башкаланың М.Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында ачылган татар әдәбияты күргәзмәсендә каһарман шагыйрь М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты киң яктыртыла. 1 июньдә Чайковский исемендәге концерт залында шагыйрьгә багышланган зур кичә үткәрелә һәм анда Җәлил исемен халыкка кайтаруда зур тырышлык куйган рус әдибе К.Симонов, Германия Демократик Республикасының Язучылар берлеге секретаре Макс Циммеринг, татар шагыйре Әнвәр Давыдов һәм башкалар чыгыш ясый.

1960 нчы еллар ахырында

Илдә беренче буларак, туган авылы Мостафада музеена нигез салына.

*

Муса Җәлил исемен йөрткән урамнар Казанда, Уфада, Мәскәүдә, Киевта, Ташкентта, Симәйдә, Җизказганда, Яр Чаллыда, Екатеринбургта, Төмәндә, Новгородта, Златоустта, Ишембайда, Сорочинскида, Алабугада, Ачинскида, Эстәрлетамакта, Әлмәттә, Дүртөйледә, Күмертауда, Оренбургта һәм Тум шәһәрендә, Дәүләкәндә һәм тагын дүрт йөздән артык торак пунктта бар.

1964 елда

Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә М.Җәлил музее нигезләнә (1992 елдан – Хезмәт Даны музее).

1966 елның 15 февралендә

Советлар Союзы заказы буенча, Югославиянең Пула шәһәрендәге «Ульяник» судоверфендә эшләнгән – «Аркадий Гайдар», «Сергей Есенин», «Александр Блок», «Виссарион Белинский», «Владимир Короленко» һәм «Александр Грин»нан соң ясалган «Муса Җәлил» теплоходы (биеклеге – 9 катлы йорт кадәр, озынлыгы – 165 метр, 12 мең тонна йөк сыйдырышлы) суга төшерелә, апрель аенда исә, Канада һәм Куба өчен йөк төяп, Одесса портыннан беренче рейска (суднода М.Җәлилнең дусты Гази Кашшаф белән Казан шәһәр комитетыннан Әдип Миндубаев та була) чыгып китә.

1966 елда

Казанда Җәлилгә һәйкәл куела (сынчы – В.Е.Цигаль, архитектор – Л.Г.Голубовский).

1968 елда

Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе булдырыла (1997 елдан – Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге). Беренче лауреатлар – шагыйрь Илдар Юзеев һәм сынчы Васил Маликов.

1970 елда

Минзәлә педагогика училищесында мемориаль музее ачыла.

1983 елда

Казанда музей-фатиры ачыла. Балтач районының Карадуган авылында да М.Җәлил музее бар.

*
Һәйкәлләр һәм бюстлар Мәскәү (ике), Әстерхан (13 май, 2017 ел), Нижневартовск, Оренбург, Санкт-Петербург, Тосно (Ленинград өлкәсе), Чиләбе, Якутск (2023), Шадринск (2024), Усть-Каменогорск (Казакъстан, 2015), Екатеринбург (13 октябрь, 2021 ел), Свердловск өлкәсендәге Серов шәһәре (6 май, 2022 ел), Бишкәк (Кыргызстан, 2024) шәһәрләрендә, 2025 елда Санкт-Петербургтагы Калинин районының М.Җәлил исемендәге 146 нчы мәктәптә (скульптор – В.З.Абдуллина) һәм тагын бик күп төбәкләрдә ачылды.

2020 елның 24 июнендә

Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән очкыч «Казан» халыкара аэропортына очып килде. Каршы алу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. «Муса Җәлил – Татарстанның гына түгел, бөтен илебезнең каһарманы. Аның батырлыгы турында истәлек мәңге сакланырга тиеш. Бүген без Җиңү парады уздырдык. Казанга бу очкычның нәкъ менә шул көндә килеп төшүе бик мөһим. Бу – безнең горурлыгыбыз. Без федераль коллегаларыбызга һәм «Аэрофлот» җитәкчелегенә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен бик рәхмәтлебез», – диде Р.Н.Миңнеханов.

2023 елда

Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146 нчы мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелде. Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирү башлангычы белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе, мәктәп җитәкчелеге һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге чыккан. Әлеге карарны Санкт-Петербург Топонимика комиссиясе 2023 елның 4 октябрендә раслаган.

*
Муса Җәлил хакында совет чорында ике кинофильм төшерелгән: «Кызыл ромашка» («Красная ромашка», режиссер – Лотар Беллаг (ГДР) һәм «Моабит дәфтәре» («Моабитская тетрадь», режиссер – Леонид Квинихидзе). 2024 елда кормашчы-җәлилчеләр турында «Кара урман» («Черный лес», режиссер – Радик Кудояров, Муса Җәлил ролендә – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт Закиров) фильмы төшерелде.

2025 елда

Биектау районындагы Ташлы Кавал авыл җирлегендә «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясе ачылды (композиция шушы авылда туып-үскән эшмәкәр, иганәче Рифат Исламов һәм аның абыйсы – эретеп ябыштыру остасы Ринат Гыйбадуллин тарафыннан булдырылган).
*
М.Җәлил исеме Россия Федерациясенең күп кенә торак пунктларында мәңгеләштерелә. Казан урамына, Мәскәүнең 1186 нчы мәктәбенә (шунда ук шагыйрьгә һәйкәл куела) һәм Чиләбе шәһәренең 81 нче мәктәбенә, Ижевск шәһәре китапханәсенә, элеккеге СССРның күп кенә шәһәрләре проспектларына һәм урамнарына М.Җәлил исеме бирелә.

*
Муса Мостафа улы Җәлиловның, Муса Җәлил дигән әдәби кушаматыннан тыш, Җәлил, М.Мостафа малае, Шахмат дигән тәхәллүсләр дә йөртүе мәгълүм.

*
М.Җәлилнең якты исемен кайтаруда – Константин Симонов, тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Роберт Бикмөхәммәтов, Шәмси Хамматов, Юрий Корольков, Исхак Зәбиров, Владимир Альтов, Шаһинур Мостафин, Хәнәфи Бадыйков зур өлеш кертте.

*
Рәсем һәм сынлы сәнгать өлкәсендә М.Җәлил образын сурәтләгән 30дан артык хезмәт арасында Х.Якупов («Хөкем алдыннан», 1954), В.П.Аршинов, В.И.Куделькин, Н.А.Бикташев, И.Л.Язынин, И.В.Рәфыйков, Ә.Х.Вәлиәхмәтов, Роберт Миф (Мифтахетдинов Роберт) портрет-картиналары, Б.Урманче, С.Ахун, В.Маликов, В.Е.Цигаль, Л.А.Зимина һ.б.ның һәйкәл-сыннары бар.

Чыганак: beznenmiras.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*