ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда район җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы катнашында зона очрашуы узды
Чистайда район җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы катнашында зона очрашуы узды

Чистайда район җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы катнашында зона очрашуы узды

Чистай шәһәрендә Чистай, Аксубай, Норлат, Спас, Яңа Чишмә, Алексеевск, Әлки районнарындагы  Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмалары җитәкчеләре катнашында ифтар мәҗлесе үтте. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

Көннең беренче яртысында зона утырышы узды. Сәфәр кысаларында делегация Чистайның тарихи үзәгендәге милли биналарны карап чыкты, шәһәр мөфтиятенең эшчәнлеге белән танышты. «Камалия» мәдрәсәсендә дә булдылар.

Кич белән 80гә якын кеше катнашында күркәм ифтар мәҗлесе узды. Ифтар мәҗлесенә дин әһелләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, аксакаллар һәм яшьләр чакырылган иде. Бердәмлек табыны милләттәшләребезне тагын да якынайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*