Бүген Уфада Әлмәт татар дәүләт драма театрының гастрольләре башлана. Әлмәтләр Уфа сәхнәләрендә үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.
Гастроль туры кысаларында коллектив шәһәрнең ике театрында гастрольләрдә булачак: 14-17 апрель көннәрендә Уфа “Нур” дәүләт татар театрында һәм 27 – 29 апрельдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында.
Театр коллективы сәхнәгә тамашачыларның танылуын һәм абруйлы фестивальләрдә югары бәяләрне яулаган спектакльләрен алып киләчәк. Программага: «Җил артыннан», «Ул әле өйләнмәгән иде», «Ат карагы», «Җиләкле җәй», «Кайда минем илем?», «Нечкәбил», «Өзелгән көй» һәм башка спектакльләр кертелгән.
Спектакльләр афишасы белән ТРның Башкортстан Республикасынданы даими вәкиллеге социаль челтәрендә таныша аласыз.