«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2020» VIII Милли чемпионаты финалында Удмуртия студентлары һәм мәктәп укучылары дүрт призлы урын яулады.
Дәвам »Архив модератора: Илүзә
«Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар: «Балаларыбызның әби-бабай янәшәсендә үсүләренә шатланабыз»
Балтач районының Бөрбаш авылында гомер итүче Лилия һәм Рөстәм Заһидуллиннар «Ел гаиләсе» Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган.
Дәвам »
Санкт-Петербург Император заводы ТАССРның 100 еллыгына фарфор сервиз ясаган
Татар орнаменты дизайнын Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, күн мозаика һәм фарфорга бизәк ясау остасы Наилә Кумысникова ясаган.
Дәвам »
Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында балалар өчен ирекле көрәш клубы ачылды
Әлеге мәйданчыкны Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Ринат Әбүзәров үз командасы белән бергә гамәлгә ашырган.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге активистлары “Татарча диктант” язучыларны Халыклар дуслыгы йортында кабул итте
Туган телебездә аралашучылардан тыш, татарча өйрәнергә теләүчеләр дә белемнәрен сынарга алынды.
Дәвам »
Мәчетләрдәге татар теле курсларында татар халкы тарихы да укытылачак
ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында оештырылган татар теле курслары республиканың 100 мәчетендә була.
Дәвам »
«Казан Кремле» музее билеты белән Камал театрына ярты бәягә барып булачак
Акция «Казан Кремле»ндәге Ислам мәдәнияте музееның «Коръән тәрҗемәләре» күргәзмәсе кысаларында уздырыла.
Дәвам »
Казахстанның Семей шәһәрендә татар грамматикасын һәм орфоэпиясен белүдә көч сынаштылар
Акция алдыннан Татар сәнгать мәктәбе укучылары инде матур традициягә әйләнә торган концерт куйды.
Дәвам »
Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге икенче халыкара фестивальнең зона туры узды
Биредә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай районнары белән рәттән, Башкортстаннан да сәнгать сөючеләр үз көчләрен җыр, бию, нәфис сүз юнәлешләре буенча сынады.
Дәвам »
Зәйнең “Шатлык” балалары үткәнгә сәяхәт кылды
Балаларны Зәйнең тарихы, үткәне, бүгенгесе белән таныштыру максатыннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре истәлекле чара оештырды.
Дәвам »