Урта Әләзән Пенза өлкәсенең Городище районына керә һәм Россиядә иң эре татар авылы санала.
Дәвам »Архив модератора: Модератор Миннуллина
Мәскәүдә “Татарлар мирасы” китабы тәкъдим ителәчәк
20 июнь көнне Мәскәүдә Әсадуллаев йортында язучы Гали Еники (Гали Еникиев) белән очрашу узачак.
Дәвам »
Тәтештә “Шәфкать – Шәриф” бәйрәменә җыелып дога кылдылар
6 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, А.Халиков исемендәге археология институты һәм Тарих институты галимнәре, белгечләре, Татарстан депутатлары катнашында ул 9нчы мәртәбә уздырылды.
Дәвам »
Татарстанда Иннополис – Россиянең беренче IТ каласы ачыла
“Бу тулы бер шәһәр. Әле өч ел элек кенә бу урында чиста кыр иде, нәкъ менә бу урында өч ел элек Дмитрий Медведев, Рөстәм Миңнеханов, Николай Никифоров яңа шәһәр капсуласын салып калдырды. Ни бары өч ел эчендә монда транспорт, торак, социаль инфраструктуралы тулы шәһәр барлыкка килде. Монда ике балалар бакчасы, мәктәп, медицина үзәге, университет бар. IТ университет Иннополис бюджетыннан тыш яшәүче университет, ул грантлар, хәйрия, спонсорлар ярдәмендә көн күрә. Әлеге университетта уку тулысынча инглиз телендә алып барыла, монда укытучылар дөньяның бөтен илләреннән җыелган. Ник нәкъ менә Татарстанда төзелде соң бу шәһәр? Татарстанда IТ тармак иң алдынгы тармакларның берсе, чөнки Татарстанның IТ икътисадының ярты өлеше Русиянең тулы IТ икътисадыннан күбрәк. Бүгенге көндә Русия алдынгы Көнбатыш илләреннән артта калып бара, бу ситуацияне үзгәртү өчен әлеге индустриядә сыйфатлы үзгәрешләр ясарга кирәк. Дөньяда IТ белгечләр җитми. Хәзерге вакытта дөньяда барлыгы 18 миллион IТ белгеч булса, биш елдан 26 миллион белгеч кирәк булачак. Конкурентлык илләр арасында гына түгел, ә үз илебез эчендә дә бар. Мәскәү IТ белгечләренең иң яхшыларын үзенә ала. Моннан төрле республикаларның икътисад дәрәҗәсе төшә. Яшь белгеч Иннополиска гаиләсе белән килеп рәхәтләнеп яши ала, монда барсы да аңлашыла, чиста һава, балалар бакчасы, мәктәп, дөньядагы иң яхшы университет, Попов исемендәге технопарк, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Шулай ук бу шәһәрнең резиденты булучы ширкәт-оешмаларга ташламалы салым системасы булачак. Беренче биш ел дәвамында табышка, милеккә, җиргә салым булмый. Бүген монда 16 йорт, 825 фатир төзелде. Бу фатирлар тулысынча әзер булып арендага бирелә. Аларда җиһаз, техника, барсы да бар. Мин үзем Мәскәүдә туып үстем һәм монда тулысынча күчеп килдем”, диде Иннополисның мэры Егор Иванов. Берничә атна элек шәһәргә беренче яшәүчеләр күчеп килгән. Алар укытучылар, компанияләр, шәһәрдә кирәкле идарә хезмәткәрләре. Әкренләп Иннополисны башка кешеләр дә тутырырга тиеш. 2024 елга Иннополиснын Югары Ослан районындагы мәйданында 352 резидент эшләр, дип планлаштырыла. Анда барлыгы 13 меңнән артык өстәмә эш урыны булачак, ди яңа шәһәр җитәкчеләре.
Дәвам »
11 июньдә Татарстанда IX Республика театраль Сабантуе узачак
11 июньдә Буа шәһәрендә IX Республика театраль Сабантуе узачак.
Дәвам »
Яндекс.Переводчик сервисы татар теленә тәрҗемә итә башлады
Яндекс татар теленә һәм татар теленнән машина тәрҗемәсе хезмәтен ачты. Кулланучы хәзер татар сүзләрен, сүзтезмәләрен, җөмләләрне 47 телгә тәрҗемә итә ала, һәм киресенчә шул 47 телдән татарчага аудара ала.
Дәвам »
Ветераннарга Татарстан бүләге
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче татар сугыш ветераннарын да онытмаган, аларга да махсус бүләкләр җибәргән. Төмән өлкәсендәге ике сугыш ветеранына шундый бүләкне Казаннан II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан “Татарстан-Яңа гасыр” каналының җирле корпункты журналисты София Хәйруллина алып килде.
Дәвам »
Рөстәм Миңнеханов VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты.
Дәвам »
Быел Болгар музей-тыюлыгында 60 мең кеше булган
Туристлык сезоны башланганнан бирле, Болгар музей-тыюлыгына 42 мең кеше килгән.
Дәвам »
Татарстан мөфтиятендә иске татар имлясына багышланган сөйләшү булды
Сөйләшү барышында катнашучылар иске татар телендә укый белерлек шәкертләр әзерләү, алар өчен кирәкле уку-укыту методикасын камилләштерү әһәмияте һәм бу эшне эзлекле рәвештә алып барырга кирәклеге турында белдерделәр.
Дәвам »