tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 150)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Тинчурин театры режиссеры Рәшит Заһидуллин 50 яшен Гамлет белән каршы ала

2014 елның 22 ноябрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, театр сәнгате кафедрасы профессоры, театрның баш режиссеры Рәшит Муллагали улы Заһидуллинга 50 яшь тулу уңаеннан, Вильям Шекспирның «Гамлет.Күренешләр» спектакле күрсәтеләчәк.

Дәвам »

Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Камил Әбләзов

Камил Алим улы Әбләзов - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының әгъзасы, Татарстан Республикасының Сарытау өлкәсендәге сәүдә вәкиле, Сарытау губернаторы киңәшчесе, Сарытау татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Нарат-К” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе.

Дәвам »

Казанда милли үзенчәлекне игътибар үзәгенә куйган фотобәйгеләргә нәтиҗә ясалды

"Татмедиа" агентлыгы Татарстанның мәдәният министрлыгы белән берлектә "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" һәм "Татар халкының этнографик мозаикасы" исемле фотобәйгеләр игълан иткәннәр иде.

Дәвам »