tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татарча тормышка өнди
“Ак калфак” татарча тормышка өнди

“Ак калфак” татарча тормышка өнди

17 ноябрьдә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында җирлектәге бүлекчәләр җитәкчеләре өчен уку-укыту чарасы үткәрде. Бирегә Татарстан районнары, Киров, Самара өлкәләре, Башкортстан вәкилләре чакырылган иде.

Сүз нигездә оештыру эшләрен алып бару турында барды. “Ак калфак” рәисе Кадрия Идрисова җирле барлык оешмалар, хакимият органнары, дин әһелләре белән бергәләп эшләргә чакырды. Күрше районнарга бер-берсенең чараларына йөрергә, тәҗрибә уртаклашырга чакырды. Аерым игътибарны киләсе елда үтәчәк дүрт бәйгегә юнәлтү кирәклеге дә әйтелде. Бәйгеләрнең беренчесе киләсе елга игълан ителгән “Әдәбият елы” уңаеннан да үткәрелүче “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә – хатын-кыз” хикәяләр, эссе кебек кыска әдәби жанрлар конкурсы. Икенчесе шул ук исемдәге рәссамнар конкурсы. Шушы ике бәйгене файдаланып җирлектәге иҗат кешеләрен барлау, аларны хезмәттәшлеккә тарту эшен дә башкарырга кирәк дип ассызыклады Кадрия ханым. Тагын ике бәйге татар хатын-кызларының кул эше традицияләрен торгызуга юнәлдерелгән. Бу бәйгеләр кысаларында иң оста кулъяулык, сөлге чигүчеләр барланачак. Шулай ук планнарда шәҗәрә төзү бәйгеләре дә бар. Шуларның беренче карлыгачы 20 ноябрьдә Татарстанның Буа районында фәнни конференция формасында үтәчәк. Кадрдрисова әйтүенчә, Буадагы укучы балалар моны бик кызык каршы алганнар, конференциягә 200ләп эш җибәрелгән икән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*