tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә күчмә утырыш

Әлмәттә күчмә утырыш

Әлмәт шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы узды

2014 елның 12 ноябрендә Әлмәт шәһәрендә Татарстан дәүләтенең 2014 – 2016 елларга каралган “Татар халкының милли үзаңын саклау” программасын гамәлгә кую һәм үтәүдә төп юнәлешләр” дигән темага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы узды. Әлеге утырышка Татарстан Республикасының унсигез районыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәләре җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Әлмәт бүлекчәсенең бюро әгъзалары, милли хәрәкәт һәм хәкимият активистлары, Әлмәт шәһәр һәм авыл мәктәпләре мөгаллимнәре, балалар бакчалары тәрбиячеләре, дин әһелләре, шулай ук Самара, Саратов, Ульян өлкәсеннән, Чувашстан Республикасыннан да кунаклар чакырулы иде.

Күчмә утырышны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров ачып җибәрде һәм алып барды. Утырыш эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгының урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Н. М. Хәйдәрова катнашты һәм чыгыш ясады. Татар милләтенең бүгене, киләчәге, яшь буынга чын тарихны, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, милли традицияләребезне саклап калуда дөрес юнәлеш бирү, милли мәктәпләр санын арттыру, рус телле мәктәпләрдәге татар сыйныфларының эшчәнлеген сыйфатлырак итү, балада милли үзаңны формалаштыру, тәрбияләүдә әти-әни тәрбисенең, чиста татар гаиләсе төзүнең никадәр мөһим булуын ассызыклаган җитди һәм эчтәлекле сөйләшүдә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе И. Р. Сәлахов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Р. Н. Вәлиуллин, ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Д.М. Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек мөдире Ф. Я. Уразаев, Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов чыгыш ясадылар.

Әлмәт кунаклары 58 нче номерлы татар балалар бакчасында, Р. Фәхреддин исемендәге Үзәк Җәмигъ мәчетендә, Р. Фәхреддин исемендәге гимназиядә, 25 нче номерлы мәктәптә булдылар.

Ш. Г. Җиһангирова, Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитетының Татарстан буенча бүлек җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*