tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 233)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты

5 июль кичендә “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты. Сезне сагынып көтеп алдык, бик теләп каршы алабыз һәм татар конгрессының башкарма комитеты хезмәткәрләренең барысы да бу килүегезне, Универсиада чараларына катнашуыгызны онытылмаслык итергә тырышачак дип ышандыра алам дип сәламләде кунакларны ...

Дәвам »

Бардада Тукайга һәйкәл куелачак

Бүген, 24 июньдә Казаннар Пермь краеның Барда районы үзәгенә күркәм бер бүләк китте. Ул да булса, бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты. Бу бюст Казанның “Эксперименталь җитештерү заводы»нда бронзадан ясалган. Һәйкәл быел 28 июньдә Барда авылында урнаштырылачак дип ниятләнә. Бу тантаналы рәвештә үтәчәк чарага Барда зыялылары, Татарстан язучылар берлеге вәкилләре чакырылган. Бюст Барданың үзәк мәйданында торачак, нәкъ район хакимияте бинасы каршысында. ...

Дәвам »

Яшь татарлар югары белемне Татарстанда алырга хыяллана

24 июньнән башлап Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрдән килүче абитуриентлар белән эш башланып китте. Быел җирле татар оешмалары юлламалары нигезендә Татарстан югары уку йортларына укырга дип 243 кеше килергә ниятләп тора. Булачак абитуриентлар РФ төбәкләре, Казахстан һәм Эстониядән киләчәк. Инде үзенә күрә бер традиция буенча Казан ВУЗларына керергә теләк белдерүчеләрнең күбесе Уфа, Бәләбәй (Башкортостан), ...

Дәвам »

Тубылда чираттагы Искер җыены үтәчәк

2013 елның 7-10 июнендә берничә ел уңышлы уздырылып килүче Искер җыены үтәчәк. Аның кысаларында себер татарлары тарихы һәм мәдәниятына багышланган фәнни-гамәли конференция и тарихи-мәдәни мирас фестивале оештырыла. Елда-ел бу чара популярлаша бара, нәтиҗә буларак катнашучылар һәм кунаклар да күбрәк җыела. Быел  конференция 7 июньдә Тубылда (Төмән өлкәсе) эшләячәк, 8 е көнне барлык җәмәгать Иртыш елгасының текә ярына, Себер ханлыгының борынгы ...

Дәвам »

Бакуда татарлар тату яши

Июль аеның нәкъ уртасында 15 көнне Баку шәһәрендә татар бәйрәме – Сабантуе гөрләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Миләүшә Әмин кызы Гомәрова Әзербәйҗан башкаласына барып, милләттәшләребез белән бергә бәйрәм шатлыгын уртаклашып кайтты. Сабантуе көнне ярышларны бүлеп, түбә астына концерт карарга куып керткән көчле яңгырга да карамастан (мондый яңгыр июль аенда ничә елга бер генә килә икән), бәйрәм ...

Дәвам »

Австралиядән – Казанга!

2009 елның декабре... Казанда кар яуса да, бик тә җылы яктан килгән кунаклар аның урамнарып гизеп йөри. Алар - Татарстанда һәм Австралиядә яшәүче татарларга яхшы мәгълүм булган Ирек Гариф һәм Аделаидада яшәүче татар рәссамы Әнәс Юлдабай.

Дәвам »