tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бардада Тукайга һәйкәл куелачак
Бардада Тукайга һәйкәл куелачак

Бардада Тукайга һәйкәл куелачак

В Барде появится памятник ТукаюБүген, 24 июньдә Казаннар Пермь краеның Барда районы үзәгенә күркәм бер бүләк китте. Ул да булса, бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты. Бу бюст Казанның “Эксперименталь җитештерү заводы»нда бронзадан ясалган. Һәйкәл быел 28 июньдә Барда авылында урнаштырылачак дип ниятләнә. Бу тантаналы рәвештә үтәчәк чарага Барда зыялылары, Татарстан язучылар берлеге вәкилләре чакырылган. Бюст Барданың үзәк мәйданында торачак, нәкъ район хакимияте бинасы каршысында. Шунысы да куанычлы, киләчәктә бу мәйдан да Тукай исемен йөртәчәк дип көтелә.

Тукай тормыш юлын өйрәнүчеләргә Барда белән бәйле бер факт яхшы билгеле. Шагыйрьнең бабасы (әнисенең әтисе) Зиннәтулла Әмиров шушы яклар кешесе. Бу турыда җирле тарихчы Рафикъ Акманаевның “Туган илем коҗамакты карьяседер” дигән китабында да укып белеп була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*