tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Дәүләт Советында – Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында
Татарстан Дәүләт Советында – Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында

Татарстан Дәүләт Советында – Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында

18 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров бу хакта чыгыш ясады.

“Конгресс эшчәнлеге ул безнең барыбызга да кагыла, – дип башлап җибәрде сүзен Ринат Закиров. – Чөнки тотрыклылык, милләтара тынычлык бөтенебезгә дә кирәк”.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе оешманың тарихы, бүгенгесе, эш юнәлешләре, максатлары, алдагы елларга планы  турында эчтәлекле чыгыш ясады.

Чыгыш ахырында Ринат Закиров татар конгрессы каршында торган төп мәсьәлә итеп милли мәгариф проблемасын билгеләде. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз эш алып барганлыгын ассызыклады. Шулай ук ул татар конгрессының тәкъдиме белән таныштырып китте: 9 нчы сыйныфтан соң бирелә торган татар теленнән имтиханның әһәмиятен күтәрер өчен сертификат тапшырылырга тиеш. Әлеге документ югары белем алып дәүләт хезмәтенә дәгъва иткән кешеләргә квалификацион имтихан кебек саналса, аның әһәмияте дә югары булачак.

Ринат Закировның чыгышын җөпләп “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе, депутат  Илшат Әминев татар басмалары язмышына конгресс мөнәсәбете  белән кызыксынды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе татар басмалары дәүләттән дотация алып сакланырга тиеш дигән фикерен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*