tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда милли үзенчәлекне игътибар үзәгенә куйган фотобәйгеләргә нәтиҗә ясалды
Казанда милли үзенчәлекне игътибар үзәгенә  куйган фотобәйгеләргә нәтиҗә ясалды

Казанда милли үзенчәлекне игътибар үзәгенә куйган фотобәйгеләргә нәтиҗә ясалды

“Татмедиа” агентлыгы Татарстанның мәдәният министрлыгы белән берлектә “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” һәм “Татар халкының этнографик мозаикасы” исемле фотобәйгеләр игълан иткәннәр иде. Бу конкурслар Татарстан Республикасының милли сәясәт һәм татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программаларын үтәү максатыннан оештырылды. Эшләрне махсус төзелгән жюри карады.

“Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” бөтенроссия фотобәйгесенә Татарстаннан, Краснодар краеннан, Ямал-Ненец автоном округыннан, Ырынбур, Төмән, Чиләбе, Самара, Вологда, Свердлау, Кемерово, Владимир өлкәләреннән 500 дән артык фоторәсем җибәрелде.

“Татар халкының этнографик мозаикасы” фотобәйгесенә Татарстаннан, Санкт-Петербургтан, Мәскәү, Әстерхан, Самара, Саратау, Чиләбе, Түбән Новгород өлкәләреннән, Башкортстаннан 500 гә якын эш тәкъдим ителде.

Җиңүчеләрне һәм дипломантларны “Татмедиа” агентлыгында котладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*