tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Җәмигъ мәчете ачыла
Тубылда Җәмигъ мәчете ачыла

Тубылда Җәмигъ мәчете ачыла

14 ноябрьдә Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә 800 кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчете ачылачак.

Русия мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары, Тубыл имамы Ибраһим хәзрәт Сухов Азатлыкка: “Мәчетне 2011 елда төзи башлаган идек, 60 миллион сумга төште, 20 миллионын өлкә һәм Тубыл шәһәре хакимияте бирде, калганын эшмәкәрләр, халык күтәрде”, дип белдерде.

Мәчет ике ярым катлы, астагы катта да намаз уку бүлмәсе җайланган. Анда хатын-кызлар укыячак. Манарасының биеклеге 33 метр. Бу яңа мәчет Тубылның тау өстендә, 12 микрорайонга урнашкан.

Моңа кадәр Тубылдагы барлык мөселманнар да намазларны Тарихи мәчеттә укыды, бәйрәмнәрне дә шунда үткәрде. Бу гыйбадәт йорты да эшләвен дәвам итәчәк.

Ибраһим хәзрәт сүзләренчә, һәр мәчетнең үз имамы булмаячак. “Бездә бер дини оешма. Ике мәчет тә аңа караячак. Мин баш имам буларак, бер җомганы бер мәчеттә, икенче җомганы икенче мәчеттә укыячакмын”, дип белдерде.

Тоболдагы Тарихи мәчет XIX-XX йөзләр чигендә кызыл кирпечтән меценат-сәүдәгәр Тохтасын Әйтмөхәммәтов тырышлыгы белән төзелә. Аңа кадәр ул урында Себер ханлыгы чорларыннан ук агач мәчет эшләгән була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*