tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уңышлар телибез, Булат!
Уңышлар телибез, Булат!

Уңышлар телибез, Булат!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати–аналитик Идарәсе хезмәткәре Булат Ибраһимов Татарстан Республикасы Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.

FaNZtq65[1]Без, хезмәттәшләре, Булатны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

Ибраһимов Булат Хәким улы 1990 елның 19 октябрендә Лаеш районы Атабай авылында дөньяга килә. Туган авылы мәктәбендә белем алгач, 2008 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына (хәзерге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, КФУ) укырга керә. Яшь шагыйрьнең иҗат җимешләре әледән–әле республика матбугатында басылып тора.

Булат Ибраһим – “Иделем акчарлагы–2009” конкурсының “Гран–при” иясе, “Таян Аллага” бәйгесенең беренче дәрәҗә лауреаты(2011), Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендия иясе (2012,2013).

2014 елның сентябрь аенда Булатның “Балык теле” исемле тәүге китабы дөнья күрә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*