tatruen
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 132)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

М.Гафури исемендәге Башкорт театры Казан тамашачысын Туфан Миңнуллин буенча премьерасы белән сөендерәчәк

3-8 апрель көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Башкортстан Республикасының М. Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак.

Дәвам »

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференциягә старт бирелде!

26 февральдә һәм 12 мартта Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу турлары үткәрелде.

Дәвам »

Башкортстанның халык шагыйре 85 яшьлек юбилеен билгели

Уфадагы күренекле татар әдибе, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка 85 яшь тулды. 19 февраль көнне шушы уңайдан Уфаның "Башкортстан" концертлар сараенда зур әдәби-музыкаль кичә үтте.

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов: Без Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәялибез һәм хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез

Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

Дәвам »

Нижгарлар якташлары истәлегенә шахмат турниры үткәрде

Нижгар өлкәсе Сечен спорт комплексы бинасына Сергач, Сечен, Кызыл Октябрь һәм Пильна районнарыннан СССРның атказанган тренеры Рәшит Гибәт улы Нәҗметдиновның истәлегенә багышланган шахмат турнирына өлкәннәрдән һәм яшүсмерләрдән торган командалар җыелды.

Дәвам »

Татарның батыр улы Фатих Кәрим язмышы турында китап тәкъдим ителә

20 февральдә сәгать кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында, татарның батыр улы Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышында һәлак булуына 70 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе була һәм прозаик Рамил Сарчинның “Жизнь и судьба Фатиха Карима” китабы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

Дәвам »