tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 138)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

“Язгы моңнар” ансамбле “Границы не разделяют сердца друзей” фестивалендә катнашып лауреат исеменә лаек булды

Казакъстанның Актүбә шәһәрендәге «Шатлык» татар–башкорт этномәдәни берләшмәсенең “Язгы моңнар” ансамбле VI халыкара "Границы не разделяют сердца друзей" фестивалендә катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.

Дәвам »

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Наилә Фатехова концерты узды

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм композитор Наилә Фатехова Татарстанга биш концерт куям дип кайтса да, бишенче – Азнакай концертыннан соң – “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән алтынчы концерт оештырылды.

Дәвам »

Милли Шура рәисе Приморье крае җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразиев Приморье крае эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты директоры Павел Ясевич белән, ә соңыннан Владивосток шәһәренең башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Межонов белән очрашты.

Дәвам »

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Казанга килделәр

Башкортостан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән ”Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылган сәяхәт программасы кысаларында милләттәшләребез Л.Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачаклар. Шулай ук шагыйрәләр “Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән дә очрашачаклар.

Дәвам »

Татар конгрессында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессының актлар залында Башкортстаннан килгән милләттәшләребез белән очрашу узды. Килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде.

Дәвам »

Татар конгрессында Түбән Новгород өлкәсенең “Ак калфак” активистлары белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессының актлар залында Түбән Новгород өлкәсеннән килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы активистлары белән очрашу узды. Түбән Новгород өлкәсеннән килгән хатын-кызларны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде.

Дәвам »

Сарман районында узган “Сөлге туе”на әзерләнгәндә 1000 сөлге чигелгән

“Сөлге туе” дип аталган бу тамашаның максаты: гасырлар буе халкыбыз тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгын онытмау, борынгы чигүләрнең яңадан-яңа бизәкләрен табып, яңа җирлеккә төшерү, сөлге серен белүче өлкән буынны барлау, яшьләрдә чиккән сөлгегә хөрмәт уяту һәм чигү осталыгына өйрәтү.

Дәвам »