tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 136)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Милли шура Президиумының беренче утырышы узды

Бүген, 19 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары белән беренче рәсми утырышын уздырды.

Дәвам »

“Язгы моңнар” ансамбле “Границы не разделяют сердца друзей” фестивалендә катнашып лауреат исеменә лаек булды

Казакъстанның Актүбә шәһәрендәге «Шатлык» татар–башкорт этномәдәни берләшмәсенең “Язгы моңнар” ансамбле VI халыкара "Границы не разделяют сердца друзей" фестивалендә катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.

Дәвам »

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Наилә Фатехова концерты узды

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм композитор Наилә Фатехова Татарстанга биш концерт куям дип кайтса да, бишенче – Азнакай концертыннан соң – “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән алтынчы концерт оештырылды.

Дәвам »

Милли Шура рәисе Приморье крае җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразиев Приморье крае эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты директоры Павел Ясевич белән, ә соңыннан Владивосток шәһәренең башлыгы вазифаларын башкаручы Константин Межонов белән очрашты.

Дәвам »

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәләре Казанга килделәр

Башкортостан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән ”Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырылган сәяхәт программасы кысаларында милләттәшләребез Л.Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачаклар. Шулай ук шагыйрәләр “Сөембикә” һәм  “Казан утлары” журналлары хезмәткәрләре белән дә очрашачаклар.

Дәвам »