tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 135)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

“Татар теле кайда һәм нәрсәгә кирәк соң ул?” – дигән ахмак сорау биргән буласың…

Мин Татарстанда теләсә кем белән сөйләшә алам, чөнки татар телен дә, урыс телен дә беләм. Ә урыс телен генә белсәм, аралашу кыен булыр иде, чөнки чеп-чи татар авылларында әби-бабайлар урысча белмиләр

Дәвам »

“Татар кызы – 2017” исеменә Татарстан кызы лаек булды

"Татар кызы - 2017" җиңүчесе таҗына Татарстан Республикасыннан Гөлназ Гатина лаек булды. Шулай ук Гөлназны жюри әгъзалары "Иң нурлы йөзле кыз" номинациясендә дә җиңүче итеп билгеләделәр. 

Дәвам »

“Халкым минем” тапшыруының иҗат төркеме Стәрлебашта

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Халкым минем” тапшыруы иҗат төркеме Башкортстан Республикасының Стәрлебаш районында булдылар. Ләйсәнә Садретдинова мөхәррирлегендә төшерелгән чираттагы чыгарылышта тамашачылар әлеге җирлектәге мәчетләр, аның тырыш халкы, шәл бәйләүчеләр тормышын чагылдырган сәхифәләр белән таныша алачаклар. Тапшыруның әлеге чыгарылышы “Татарстан-Яңа Гасыр” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында ноябрь аенда күрсәтеләчәк.  

Дәвам »

Данис Шакиров: 2017 елда 30 татар иҗтимагый оешмалары грантлар алды

Милли шура президиумының көн тәртибендә каралган мәсьәләләрнең берсе Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантлары турында иде. Әлеге өлкәгә кагылышлы мәгълүматны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.

Дәвам »

Милли шура Президиумының беренче утырышы узды

Бүген, 19 октябрь көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары белән беренче рәсми утырышын уздырды.

Дәвам »

“Язгы моңнар” ансамбле “Границы не разделяют сердца друзей” фестивалендә катнашып лауреат исеменә лаек булды

Казакъстанның Актүбә шәһәрендәге «Шатлык» татар–башкорт этномәдәни берләшмәсенең “Язгы моңнар” ансамбле VI халыкара "Границы не разделяют сердца друзей" фестивалендә катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.

Дәвам »

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Наилә Фатехова концерты узды

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм композитор Наилә Фатехова Татарстанга биш концерт куям дип кайтса да, бишенче – Азнакай концертыннан соң – “Казан” милли-мәдәни үзәгендә, Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән алтынчы концерт оештырылды.

Дәвам »