tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 133)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында мәдәният йорты ачылды

Бүген Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Ачылыш тантанасында Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та катнашты.

Дәвам »

Чувашстанда рәссам Мидхәт Шакировның күргәзмәсен тәкъдим иттеләр

Шакиров Мидхәт Галимҗан улы танылган рәссам, Россия Федерециясе һәм Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шулай ук Мидхәт Шакиров Батыр районы гербының авторы да, Бөтенроссия рәссамнарының геральдика җәмгыяте әгъза-коореспонденты.

Дәвам »

Ринат Закиров Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Төбәкара хезмәттәшлек секторы хезмәткәрләре белән очрашты. Эшлекле очрашуда сүз 2018 елда чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен җәйге лагерь оештыру турында барды.

Дәвам »

Төркиядә Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең мәдәни кыйммәтләре яктыртылган китап дөнья күрде

Быел татар әдәбияты классигы, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды. Шул җәһәттән Төркиянең Карс шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Арча кызы булган Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.

Дәвам »

Васил Шәйхразиев: Ульяновск татар автономиясе башка өлкәләргә үрнәк

Ульяновск өлкәсенең татар-милли автономиясе оешуына 20 ел тулды. Әлеге датага багышлап, бүген Ульяновскида берничә чара узды, аларда Татарстаннан да делегация катнашты, алар арасында Татарстан хөкүмәте вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзалары бар иде. “Ульянда милләттәшләребез автономиясе оешуга 20 ел тулды, әмма без бәйрәмгә генә түгел, ә милләттәшләребезгә ярдәм итәргә һәм шушы зур бәйрәм вакытында аларны хупларга килдек”, – дип белдерде “Татар-информ” ...

Дәвам »

Татарстан язучылары әдәби елга йомгак ясадылар

16 декабрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелыш узды. Җыелыш берлек рәисе Данил Салихов чыгышы белән башланып китте.  

Дәвам »

Бүген Чабаксарда “Кәрван-мирас” фестиваленең йомгаклау өлеше узачак

Бүген, 6 декабрь көнне, Чуваш республикасының Чабаксар шәһәрендә "Кәрван-мирас" фестиваленең йомгаклау өлеше узачак. Бөтендөнья татар конгрессы аппаратыннан башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашуы көтелә.

Дәвам »

Ринат Закиров Төркиянең баш консулы Турхан Дилмач белән очрашты

Төркиянең баш консулы Турхан Дилмач Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлый. Бу көннәрдә ул Казанда рәсми затлар белән саубуллашып йөри. Саубуллашу кысаларында бүген, 5 декабрь көнне, Баш Консул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белән очрашты.

Дәвам »