tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 132)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Ринат Закиров Сызрань шәһәре имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән очрашты.

Дәвам »

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек башланды

Шул нәүбәттән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров һәм җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Әлки районында булдылар.

Дәвам »

Татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган әдәби конкурс узачак

Татар шагыйре Фатих Кәрим истәлегенә багышланган «Син кызганма йөрәгеңне…» дип исемләнгән регионара әдәби конкурс узачак. Конкурс Россия язучылар берлегенең Калининград бүлеге, «Кардәшләр» Калининград региональ иҗтимагый оешмасы, Багратионовск шәһәр округы администрациясе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге тарафыннан оештырыла.  

Дәвам »

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде

Башкортстанда Мостай Кәрим исемендәге әдәби конкурс игълан ителде. Конкурс республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлана. Конкурсны БР Язулар берлеге һәм З.Биишева исемендәге “Китап” Башкортстан нәшрияты химаясендәге “Йэшлек” газетасы оештыра.

Дәвам »

110 ел элек иҗтимагый һәм әдәби «Шура» журналы чыга башлый

"Шура" — Оренбургта 1908 елның 10 гыйнварыннан 1918 елның гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, тарихи татар журналы. «Вакыт» газетасы типографиясендә басылган, тышлыгы белән 36 бит тәшкил иткән. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барлыгы 240 саны чыккан. Наширләре — Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевләр. Баш мөхәррире — Ризаэддин Фәхреддин. Яңартылган “Шура”ның тәүге саны 2013 елда дөнья күрә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшрияты  нәшер иткән дини альманахның баш мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дәвам »

Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитика идарәсе хезмәткәре Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысовага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Медальне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшырды.

Дәвам »

Казанның «Гаилә» мәчетендә балалар өчен кышкы лагерь эшли башлый

«Без балалар белән эшләүгә җитди игътибар бирәбез. Мөселман кешесе көндәшлеккә сәләтле, дөньяга карашы киң булырга тиеш. Шунлыктан аларга белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте зур», - дип искәртте «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхразыевның Яңа ел котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" рәисе Васил Шәйхразиевның якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлавы

Дәвам »