Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар малае -2018” җиңүчеләрен ачыкладылар
Казанда “Татар малае -2018” җиңүчеләрен ачыкладылар

Казанда “Татар малае -2018” җиңүчеләрен ачыкладылар

Бүген, 21 май көнне Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20нче гимназиясендә “Татар малае – 2018” бәйгесенең финал өлеше булып узды. “Татар малае -2018” исеменә Казан шәһәре районнарының балалар бакчасында узган сайлап алу турларында җиңүче 6 малай көч сынашты. 5-7 яшьлек малайлар “Визит карточкасы”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Оста балыкчы” һәм “Татар халык йолалары” дигән этапларда ярыштылар.

Бәйге нәтиҗәләре буенча:

Фәрхәт Гарәфиев (366нчы балалар бакчасы) – Гран-при;

Илназ Борһанов (67нче балалар бакчасы) “Иң уңган малай”;

Алмаз Камалиев (3нче балалар бакчасы) “Иң зыялы татар малае”;

Әмир Мозаффаров (50нче балалар бакчасы) “Милләтпәрвәр”;

Аслан Миргаязов (54нче балалар бакчасы)  “Сәхнә остасы”;

Мостафа Закиров (103нче балалар бакчасы) “Иң зыялы татар малае” – дигән исемнәргә лаек булдылар.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды. Бәйге быел тәүге тапкыр уздырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*