tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Себердән сезгә сәлам!»
«Себердән сезгә сәлам!»

«Себердән сезгә сәлам!»

25 апрель көнне «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Роза Тихомированың «Себердән сезгә сәлам!» концерты узды. Җырчыны котларга «Артур-Марат» дуэты, «Зө-Ләй-Лә» төркеменнән Ләйсән Закирова һәм Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан, Семей шәһәре татар мәдәният үзәге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулхак Ахунҗанов һәм башкалар килгән иде.

Гүзәл бәйрәм чарасы «Юность Сибири» Төмән  халык бию ансамбле чыгышы белән башланып китте. Алга таба Роза Тихомирова җыелган тамашачыларга үзенең җырларын бүләк итте.

Шулай ук җырчыны Казандагы чираттагы концерты белән котлап Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та сәламләде:

“Роза Тихомирова чын себер татары, себер татарларының лаеклы вәкиле. Күпме еллардан бирле Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә Себер үзәгендә – Новосибрск каласында  татар мәдәниятын, татар сәнгатен, гомумән татар тормышын яшәтү өчен армый-талмый эшләүчеләрнең берсе. Алар Новосибирск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әмир Гәрәев белән кулга-кул тотынышып автономияне дә алып баралар, милли сәнгатебезне халыкка җиткерү өстендә дә эшлиләр. Роза Тихомирова бик тә булган, талантлы кеше, юкка гына былтыр Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында ул  Президентыбыз кулыннан атказанган артист исеменә лаек булмады. Киләчәктә дә уңышлар телим Сезгә”, –  диде конгресс җитәкчесе.

Үз чиратында Ринат Закиров Роза Тихомировага Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен дә тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*