tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гөлназ Шәйхи (страница 157)

Архив модератора: Гөлназ Шәйхи

Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу

Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Прагага сәфәре барышында Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле, Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе Александр Владимирович Туров белән дә очрашты. Александр Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары булып эшләгәндә үк Татарстан белән икътисадый багланышларын ныгыткан кеше. Ул Татарстанны яхшы белә. Хезмәтләре өчен, вакытында ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән. Вәкил ...

Дәвам »

Бәйгегә нәтиҗә ясалды

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм агентлыгы белән «Яңа гасыр» ТРК»  ААҖ оештырган республика күләм татар  телендә иң яхшы кыскаметражлы телевизион фильмнар сценариен сайлап алу бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Конкурс быел дүртенче тапкыр уздырылды. Аңа 12 автордан 23 иҗади хезмәт кабул ителгән һәм аларга җюри әгһзалары Индус Сирматов, Рөстәм Нәбиуллин, Нурания Җамалиева бәя биргән. Беренче урын беркемгә дә бирелмәгән. Бәйгедә II икенче урын (бүләккә ...

Дәвам »

Шыгырдан авылында Мидхәт Шакировның рәсем күргәзмәсе ачылды.

Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туып үскән, Озын Куак авылында яшәүче, Батыр авылы сәнгать мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшләүче, танылган рәссам Мидхәт Галимҗан улы Шакировның рәсем күргәзмәсе Шыгырдан авылының мәдәниият үзәгендә ачылды. Рәссам рәсем күргәзмәсе ачылу уңаеннан Чуашстан мәдәният министрлыгы һәм Чуашстан татарларының милли-мәдәния мөхтәрияте исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Дәвам »