Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Беренче нәтиҗә билгеле
Беренче нәтиҗә билгеле

Беренче нәтиҗә билгеле

 

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче сайлап алу туры буенча нәтиҗәләрен чыгарды. Ул 16-20 декабрь көннәрендә интернет-тест формасында узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә.

Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә.

Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Сайлап алу турында Кытай, Төркия, АКШ, Бельгия, Япония, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан илләреннән булган студентлар һәм мәктәп укучылары катнашкан.

Россияне Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Төмән, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ленинград, Мәскәү, Свердловск, Волгоград, Омск, Киров, Ульяновск һәм Сарытау өлкәләре, Алтай, Красноярск, Пермь крайлары тәкъдим итә, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*