tatruen
Баш бит / Архив модератора: Гөлназ Шәйхи (страница 162)

Архив модератора: Гөлназ Шәйхи

Изге чишмәме, изгеләр чишмәсеме?

Барлык ислам дөньясындагы кебек, татарларда да соңгы елларда мөселманлык күзгә күренеп ныгыды. Аның күп төрле чыгылышлары бар. Мәсәлән,  Болгарда җыен үткәрү, исламга бәйле бәйрәмнәрне, йолаларны җиренә җиткереп үтәү һ.б. Шушы электән килгән гореф-гадәтләр арасында безнең халкыбызда “изге урыннарга” йөрү, ул урыннарны яңарту да Совет чорыннан соң яңадан күзәтелә башлады. Беренче чиратта бу урыннар изгеләр (әүлияләр) каберләреннән тора һәм галимнәр санаулары ...

Дәвам »

Күренекле мәгърифәтче, педагог Мозаффар Мөштәринең тууына 150 ел (1863-1937)

Татар мәгарифе тарихына күз салсак, XIX йөзнең ахыры һәм ХХ йөз башы әһәмиятле иҗат үсеше белән тамгаланган чорларның берсе. Чөнки бу чор татар милләтенә зур гыйлем ияләре, философлар, мәртәбәле дин әһелләре, тарихчылар, тәрәкъкый пәрвәр затларның бөтен бер йолдызлыгын мәйданга чыгара. Бу чорда мәгърифәт һәм азатлык өчен барган көрәш зур куәт белән үсеп китә һәм үз нәүбәтендә тормышта да сыйфат үзгәреше ...

Дәвам »

Европа татар яшьләре Таллинда очрашачак

23-25 август көннәрендә Эстония башкаласы Таллин шәһәрендә II Европа Татар яшьләре форумы узачак. Европа илләреннән җыелган яшьләр татар диаспорлары тормышының иң мөһим мәсьәләре хакында фикер алышачак, төрле темаларга багышланган дискуссияләр, конференцияләрдә катнашачак, шулай ук яшь башкаручыларның концертлары да оештырыла, дип хәбәр итә чараны оештыручылар. Форум программасына «Кыз урлау» спектакле, Татарстаннан килгән артистлар чыгышы, татар биюе буенча мастер-класс, Таллин каласы буенча экскурсия ...

Дәвам »

Казанда укырга теләк белдергән Казакъстан абитуриентлары имтихан бирде

Шушы көннәрдә Астананың Русия мәдәният һәм фән үзәгендә Казан милли технологик тикшеренү университетында  укырга теләүче Казакъстан абитуриентлары имтихан (тест) бирде. 20ләп егет һәм кыз Казакъстанның төрле өлкәләреннән килгән иде. Чара башында ук Казакъстан татарлары һәм башкортларының оешмасы җитәкчесе Ринат Әбделхаликов, без Татарстан алдынгы югары уку йортларының берсе белән бик зур проект башлап җибәрәбез, диде. Әлеге имтиханны уздырыр өчен Казаннан биология ...

Дәвам »

Ринат Закиров Австралиядә яшәүче татар яшьләре белән очрашты

Сишәмбе кичендә, 16 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Австралиянең Татар-башкорт ассоциациясе рәисе Шөхрәт Валифф, аның тормыш иптәше Диләрә һәм океан артында яшәүче бер төркем татар яшьләре белән очрашты. Милләттәшләребез Казанга Универсиада уеннарын карау өчен махсус килгән. Бүгенге көндә Австралиядә 500гә якын милләттәшебез гомер кичерә, шуларның күбесе Аделаида шәһәрендә яши. Шушында ук ике татар оешмасы да ...

Дәвам »

Конгресс рәисе Австралиядә яшәүче татарлар белән очрашты

Чәршәмбе, 10 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче күренекле татар җәмәгать эшлеклеләре Ләйлә һәм Сәгыйть Садриларның уллары Рөстәм һәм аның гаиләсе белән очрашты.

Дәвам »

Универсиада кунаклары өчен Татар конгрессы җитәкчесе исеменнән кабул итү мәҗлесе узачак

Бүген кичен “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе оештырылачак.

Дәвам »

Универсиаданың шәрәфле кунаклары махсус оештырылган чараларда катнашачак

Инде хәбәр иткәнебезчә, Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак ике йөзгә якын милләттәшебез киләчәк.

Дәвам »