tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХУШ, РАУФ АБЫЙ…
ХУШ, РАУФ АБЫЙ…

ХУШ, РАУФ АБЫЙ…

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә кабат кабынмый
(Роберт Миңнуллин)

Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – 70 яшен тутырып килүче гомерлек журналист, Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасын озак еллар җитәкләргән мөхтәрәм шәхес Рауф Абдулла улы Абдуллинны соңгы юлга озатты.

Мәктәп елларында ук каләмен шомарта башлаган Рауф Абдуллин Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлының күп өлешен хәрби журналистикага багышлый, үткен каләме белән Ватаныбызның иминлеге сагында тора, профессиональ эшчәнлеге, намуслы хезмәте һәм сокланырлык оештыру сәләте даими рәвештә югары бәяләнеп килә, ә хәрби хезмәтен ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. Чит илләрдә, чиксез илебез киңлекләрендә һөнәри кәсебен, хәрби бурычын үтәп, туган якларына (К.-Пожар) кайтканнан соң, “Туган як” редакциясендә җиң сызганып эшкә керешә, һәрьяклап татар халкының ихтыяҗын кайгырта башлый, газетаны җитәкли, аның дәрәҗәсен үстерү өстендә даими шөгыльләнә. Бүген редакция диварларын бизәп торган “Рәхмәт хатлары”, “Диплом”нар һәм башка мактау кәгазьләре – барысы да Рауф әфәнде казанышы. Ул Казан һәм Мәскәү белән нык бәйләнештә торды, башка төбәкләрдә чыгып килгән тиңдәш татар газеталары белән иҗади хезмәттәшлек урнаштырды, татар өммәтеннән булган күренекле галимнәр, артистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, бизнес вәкилләре белән уртак тел таба белде, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә халык зарын ирештерде, проблемаларын хәл итте.

Бүген Рауф Абдулла улы безнең арада булмаса да, аның татар халкы өчен эшләгән эшләре милләттәшләребез күңелендә озак сакланыр.

Бөтендљнья татар конгрессы Башкарма комитеты Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” газетасын озак еллар җитәкләргән мөхтәрәм шәхес Рауф Абдулла улы АБДУЛЛИН вафат булуы сәбәпле гаиләсенең, туганнарыныћ авыр кайгысын уртаклаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*