tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Йөрәкләрдә әйтеп бетергесез кайгы, сагыш, күзләребездә яшь…”
“Йөрәкләрдә әйтеп бетергесез кайгы, сагыш, күзләребездә яшь…”

“Йөрәкләрдә әйтеп бетергесез кайгы, сагыш, күзләребездә яшь…”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездән Татарстаныбызга килгән зур кайгыны уртаклашу сүзләре тулы хатлар килә.

“Татарстан Президенты Рөстәм әфәнде Миңнехановка Аллаһ мәдәд-түземлек бирсен!  безне Аллаһ рәхмәт әйләсен! Шул авиа һәлакәттә вафат булган бөтен мөселман кардәшләре Аллаһ рәхмәт әйләсен! Аллаһ Тәгалә шундый фаҗигаләрдан Татарстан халкын сакласын”, – дип яза Төрки һәм шәркый телләрдә сөйләшүче үә көнчыгыш халыкларның бөтенукраина мәдәният үзәгенең рәисе Рөстәм Гафури.

Ташкенттагы татар яшьләренең лидеры Нариман Кәримов Татарстанга килгән афәтне борчылып кабул итүләре турында хәбәр итә, һәлак булучылырның “җаннары җәннәттә булсын, Аллаһ рәхмәт әйләсен, туфраклары җиңел булсын” дип яза.

Самара шәһәре татар милли-мәдәни мохтариаты рәисе Рифкат Хуҗин кул куйган хатта шушындый сүзләр бар: “Рухи мәркәзебез Казанның һава аланында булган фаҗигане олуг хәсрәт итеп кабул иттек.

Хәсрәтләнәбез. Кайгырабыз. Сызланабыз.

Бу хәсрәт Татарстан Илбашының гаиләсенә кагылуы әрнүебезне көчәйтте.

Мәңгелеккә күчкәннәрнең урыннары оҗмахта булсын иде дип дога кылабыз. Якыннарына Ходайдан сабырлык сорыйбыз”.

Кайгынамәләрне танылган милләтәшләребез Финляндиядән Окан Дахер, Уфадан Алик Локманов, Ухтадан Ләлә Потапова да җибәрделәр. Шулай ук кайгы уртаклашу хаты Башкорстанның Чакмагыш үзәк китапханәсе системасы директоры Э.Газизовадан да килеп иреште.

“Йөрәкләрдә әйтеп бетергесез кайгы, сагыш, күзләребездә яшь. ЯКүңелләребез тетрәндергеч югалту хисләре кичерә. Хөрмәтле Президентыбыз, һәлак булганнарның барлык якыннарының, туганнарының, барлык татар милләтенең башына килгән бу котычкыч фаҗигане чын күңелдән уртаклашабыз. Җаннары җәннәттә, туфраклары җиңел булсын. Ә калганнарга сабырлык һәм сәламәтлек бирсен Аллаһы Тәгалә”, – дип яза Киров әлкәсе татарларының милли-мәдәни мөхтирияте рәисе Язилә Әсхәтдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*