“Әтиләре сугыштан кайтучылар, мәктәпкә алып килеп, ипи ашый башладылар, “детдом” балалары да ашады ипине, ә без аларга карап утырдык. Ул кичерешләрне әйтеп кенә аңлатырлыкмыни”, – ди 1941 елда туып, атасы сугышка киткәндә 3 айлык булып калган Салихҗан абый Кадыйров.
Иртә, салкынча. Яшь ана ике сабыен йокларга баскыч төбенә чыгарып сала, янәшәсенә пешкән бәрәңгесен куя, ишеген бикли. Салмас иде, басуга урак урырга барасы бар. Күз яшьләрен сөртә-сөртә басуга йөгергән 27 яшьлек тол хатынны күз алдыма китерергә тырышам, барып чыкмый. Әле ул үзе ач әнинең бер таңнан икенче таңга кадәр бөгелеп урак урасы, юкны бар итәсе, күпме салым түлисе, суык өйне җылытасы, “юк” тан балаларны киемле итәсе дә бар. Ире, Габделкадиме, сугышта хәбәрсез югалган, ике сабый белән тол калган Әсхәбҗамал апа ничекләр түзде дә, ниләр кичерде икән?! Әтнә районының Югары Көек авылында гомер итүче Салихҗан абыйның балачак хатирәләре генә дә җанны өшетә. “Әти киткәндә абыйга – 2 яшь, миңа 3 ай була. Смоленск өлкәсендә барган сугышлардан әнигә “…бик каты бозлар ява” дигән хаты килә. Бомба ява, диюе булгандыр, шуннан бер хәбәр дә булмады. Ә без көттек, сугыш беткәч солдатлар кайта башлады, әти кайтмады. Һаман көттек, Җиңүдән соң 7 ел үткәч тә кайттылар. Андый шатлык безгә килмәде. Сәер дә тоелыр, “Жди меня” тапшыруын карыйм, ә үзем әти пленга төшеп яшәп калган булсын иде дә, бер туганым эзләсен иде, дим. Андый уй да килә күңелгә, һаман да шул көтү инде бу, канга сеңгән. Әни дә гомере буе әтине көтеп, тол хатын булып яшәп, ә без – тол хатын малайлары, 83 яшендә вафат булды. Авыртып, 44 килога калды, түзә белде. Үзенекен үзе белгәндер. Гаепләп әйтүем түгел, сугыштан исән-сау кайтучыларга хөрмәт зур булды, аларның хатыннарын да искә алдылар, ирләре үлгәч тә булыштылар, әле дә онытмыйлар. Ул хатыннар, исән-сау кайткач, ир рәхәтен күреп яшәделәр, балаларын да бергә үстерделәр; ә безнең әниләр гомер буе михнәттә тилмереп гомер сөрделәр, шул әниләрне искә алучы да булмады. Югары Көек авылында ирләре үлгән 12 тол хатын бар, минем кебек сугыш аркасында әти сүзен әйтә алмый тилмерүчеләр 21 иде”, – ди йөрәге әрнегәнгә чыдый алмаган мәгариф ветераны.
“Әтилеләр такта ярмады”
“10 яшь тирәсе, 4 сыйныфта укыйм, өлкән яшьтәге Йосыф абый белән сарык көтүе көтәбез. Миннән зурраклар үгез җигеп сука сукалыйлар. Көтүдә булгач, укытучылар имтиханны өйгә килеп алалар. 200ләп сарык, бер якта – полоса, икенче якта – су, ике арада йөгерәм. 1 атнадан хезмәт хакына 1 кг он бирәләр, фуражга дип тарткан он инде ул. Әнинең кечкенә сандыгы бар иде, 25×15 см чамасы булгандыр, онны шунда кыеклап салып, өстенә кулы белән басып билге ясап куя, без тотмас өчен бу, алайса ашка җитми. Әни кайтканчы казан астына ягып кычытканнан аш пешерәбез, ул кайткач аш өстенә бер уч он сибеп җибәрә. Сәләмә кием: әни теккән ыштан, яланаяк. 7 сыйныфта укыйм, кызларга күз төшә башлаган чак, өстә кырыкмаса кырык ямаулы тун, эче дә кыршылып беткән, оялып шуның эчен тышка әйләндереп кигәнем хәтердә – 1950-51 уку елының көз ахырларында сыйныфлары белән төшкән фотосурәтне карыйбыз, хәллерәкләр аерылып тора, ялан тәпилеләр санаулы, Салихҗан – шуларның берсе. – Нәсимә апа “гомерлегеңне аласың”, дип, мине җылырак бүлмәгә кертеп бастыра иде. Шулай булса да укыйбыз. 10ны ук бетерә алмасам да, 9 сыйныфны тәмамладым. Аннан ат җиктем, комбайннар икмәкне басуда калдыра, үлчәгәч ат белән ташыйбыз. 15 яшьтән кул белән такта яра башладым. Бүрәнәне күтәреп станга менгезәсең. Озын пила белән бер кеше астан, икенчең өстән тартасың. Бер кояштан бер кояшка яру, куллар калмый. Безнең ише әтисезләр эшли моны. Процент хисабыннан – 1 такта, 15 такта ярсаң 6,5 метрлы – бер хезмәт көне исәпләнә, анысына 400 грамм икмәк бирәләр, күбрәк 200 грамм эләгә. Шулай итеп, 1956 елда, такта яра башлагач, ипи ашый башладык без. Такта ярып, 16-17 яшемдә велосипед, аннан тальян гармун, күн итек алдым. Камәр апаның улында тальян бар иде, аларга утын кисешеп, гармун уйнарга өйрәндем, ә күн итекне киеп, армиягә киттем”. 1952 елда Факия карчыкка өйдәш тә булып торалар. Хатирәләр, кайсына кагылсаң да уфтандыра. “Ракета гаскәрләре”ндә хезмәт итә. Ерак арага оча торган баллистик ракеталарның яшерен, серле чагы. “2 тапкыр Иваново өлкәсеннән Казахстанга барып, “старт”тан очырабыз. Анда 40 градус эсселек, монда 30 градус суык.. Сәясәте тагын да эссерәк, Хрущев белән Кеннединың низагта вакыты. Сугыш әнә була, менә була, дип торабыз. Аллаһы Тәгалә рәхмәте, килештеләр”, – дип сөенә.
“Безне “Кытайлар” дип йөрттеләр”
Сугышка кадәр бу авылда 220 хуҗалык була. “1970 елларда бер Югары Көектә 200дән артык бала бар иде, 3 гаиләдә бер сыйныфлык. Киме мәктәбендә 450 бала укыса, 200е – безнеке. Шуңа күрә безне “Кытайлар”, дип йөрттеләр. Хәзер авылда дистәләгән пенсионер, күбесендә сыер юк. авыл халкының күбесе Түбән Көеккә төшеп эшли, эшсезләре дә җитәрлек…” – ди гомере буе Күлле Киме мәктәбендә 1991 елга кадәр балаларга электротехника, физкультура белән хәрби хәзерлек дәресләреннән белем бирүче. РСФСРның Үзәк тренерлар мәктәбен тәмамлаучы Салихҗан Габделкадим улының кулыннан килмәгән эше юк. Гармунчы, умартачы, балта остасы, профсоюз рәисе, көрәшче… Әнә шул әтисезлек өйрәткән. Сабый чактан чүпрәк-чапрак алу өчен Сабантуй мәйданына көрәшкә чыккан баланы язмыш тренер дәрәҗәсенә кадәр күтәргән. Аннан да бигрәк ул – укытучы, тормыш дәресләре бирүче. “Искиткеч педагог ул. Укытучы булсам да, күп нәрсәгә аннан өйрәндем. Өч кызыбызга да менә дигән тәрбия бирде. Аракы белән тәмәкене белмәде. Үзе пөхтә, кешелекле. Сабыр. Берәүнең дә хәтерен калдырмас. Мин дә сугыш елы баласы, тик мин ипи белән ит ашап үстем, әти трактор бригадиры иде. Салихҗан сөйләгәндә тыныч күңел белән тыңлый алмадым, әле дә елыйм. Ходай үзе сакласын. Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бүләге ул”, – дип бәяли аны 47 ел яшәгән хатыны, 1945 елда туган Гөлнур апа.
Бер гаиләдә – 1941нче һәм 1945нче ел балалары. Бөек Ватан сугышы башланган да, тәмамланган ел. Менә шушы ике арадагы еллар, һәм бүгенгә кадәр сузылган “уфалла”лы гомер юлы – онытылмый да, оныттырмый да. Туклыкны, өстәлдәге нигъмәтләрне күргән саен ачка интектергән, ялан тәпиле, булам, дип яшәгән балачагы күз алдыннан китми. “Әтисез үсү кире кайтмасын!” – ике инфаркт кичергән, тормышка сөенеп туя алмаган, биш вакыт намазын калдырмаучы Салихҗан Габделкадим улы әнә шундый теләктә бүген. Кабуллардан булсын.
Сүрия МИНГАТИНА