tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан утлары» журналының «Илең турында уйла» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
«Казан утлары» журналының «Илең турында уйла» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

«Казан утлары» журналының «Илең турында уйла» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Иртәгә, 17 декабрьдә ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән «Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте филиалы — «Казан утлары» журналы редакциясе оештырган «Илең турында уйла» ачык әдәби конкурсының йомгаклау тантанасы булачак.

Конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, үткән гасырның иң дәһшәтле елларына объектив бәя бирү, фашизмны тар-мар итү елъязмасын дәвам иттерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында оештырылды һәм өч номинациядә — Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы повестьлар, хикәяләр, мәктәп укучылары арасында шигырьләр арасында уздырылды. Әсәрләр 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 10 декабренә кадәр кабул ителде.

Премияләрнең күләме:

«Повесть»:

  • I урын — 100 мең сум;
  • II урын — 80 мең сум;
  • 20 мең сумлык өч кызыксындыру премиясе.

«Хикәя»:

  • I урын — 50 мең сум;
  • II урын — 40 мең сум;
  • III урын — 30 мең сум;
  • 15 мең сумлык өч кызыксындыру премиясе.

Мәктәп укучылары арасында премия:

  • I урын — 12 мең сум;
  • II урын — 10 мең сум;
  • III урын — 8 мең сум (бер премия).
  • 5 мең сумлык биш кызыксындыру премиясе.

Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашачак.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*