Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Ә күктә болытлар тәгәри.
Еларга кирәкми, кирәкми,
Мин кайтырмын, елама, әни.Күбәләк талпына очарга,
Тыярга кирәкми, очсыннар.
Сусаган, бикләнгән күңелләр
Ак-кара дөньяны кочсыннар…Ак-кара дөньяны кочсыннар
Уйчаннар, хислеләр, хиссезләр.
Бу дөнья әллә соң сезнеке,
Алтынга төренгән күзсезләр?!Таулардан гөрелте яңгырый,
Сулардан яңгырый ачы зар.
Тау белән сулыклар дус монда,
Чокырлар белән дус текә яр.Тик кеше беркемгә дус түгел,
Ул, имеш, бер бөек җиһанда.
Күкләрдән сибелсә алхәбәр,
Бу башың китәсе бит – ханга.Кайчакта вак тузан астында,
Чокырда, дулкында чиксезлек.
Бу дөнья сезнеке кебегрәк,
Шуңарга сизелми минсезлек.Тик җилләр тәгәри чирәмдә,
Яшь белән катышып тәгәри.
Күбәләк талпына тәрәздә…
Мин кайттым бит, елама, әни!
Булат Ибраһим, Казан