tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары (страница 200)

Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары

“Ашка чебен төшсә, нәрсә эшләргә?” – бу сорауга җавап табарга да газета ярдәм итә

"Шәһри Казан" газетасы җәмәгать туклану оешмасында аш-суның сыйфаты өчен кем җавап бирү мәсьәләсен күтәрә. Мондый көнкүреш темаларын татар татар телендә тикшерүнең милли аспекты да бар.

Дәвам »

Фәрхәд Фәткуллин: Өйдә татарча һәм русча сөйләшүне тыйдым

Википедиянең татар телле бүлеге китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрхәд Фәткуллин Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә булып китте.  “Конгресс кунагы” тапшыруы өчен төшерелгән әңгәмә барышында ул үзе, тәрҗемәчелек эше, балаларга тәрбия бирү алымнары, татарча википедия һәм ничек дөньякүләм танылуы турында сөйли.

Дәвам »

«Очрашу урыны — Казан»: Габдулла хәзрәт Хәсәнов

“Очрашу урыны – Казан” тапшыруы кунагы Башкортстанның Аскын районыннан килгән милләттәшебез, хаҗи – Габдулла хәзрәт Хәсәнов булды.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан”: Рәүф Фәсхетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы “Дөнья” студиясенең “Очрашу урыны – Казан” тапшыруында чираттагы кунак – Киров өлкәсе татарларының Милли мәгърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов. Киров өлкәсе татарлары ничек яши, соңгы вакытта ниләр белән ”яна”, нинди эшләр башкара – болар турыда тулырак безнең видеодан карап белә аласыз.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан” тапшыруы кунагы Гөлтан Бәдретдин: Финляндиядә милли татар балалар бакчасы эшли

Бүгенге көндә Финляндиядә 700 гә якын татар яши. Гөлтан Бәдретдин хәбәр итүенчә, Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә туучы балалар саны арта бара. Татар гаиләләрен арттыру, балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү максатында, биредә “Исламия” җәмгыяте каршында балалар бакчасы эшләп килә.

Дәвам »

«Татар-кызы» блогының өченче чыгарылышы

”Татар кызы” конкурслары инде татарлар яшәгән һәр төбәктә, илдә уздырыла. Һәр төбәктә җиңгән туташ халыкара конкурста катнашачак.

Дәвам »

Конгресс кунагы Наилә Жиһаншина: “Татар гаиләсе төзү” үзәгендә йөзләгән гыйффәтле татар кызлары бар

АКШның Дәүләт департаменты чакыруы буенча, "Татар гаиләсе төзү" үзәге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Америка Кушма Штатларында бер айлык сәфәрдә булып кайтты. Конгресс студиясендә ул әлеге сәфәре, "Татар гаиләсе" кору узәге турында сөйли.

Дәвам »

Фәрид Мифтахов “Мәчкәрә укулары”нда чыгыш ясады

Бүген Кукмара районы Мәчкәрә авылында “Беренче Мәчкәрә укулары” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уза. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов та катнаша.

Дәвам »

Татар матбугаты быелгы сентябрь уртасында милләтпәрвәрлеккә игътибар итәме?

Журналист Римзил Вәли  газеталарның атналык 24 битлек "юан" саннарына ("Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан", "Акчарлак", "Безнең гәзит") һәм кайбер журналларга ("Идел"нең татарча һәм русча басмаларына, "Казан утлары"ның сентябрь санына) күзәтү ясап, игътибарын күпләрне дулкынландыручы  милли темаларга юнәлтә

Дәвам »