Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Башкортостанның Благовар һәм Кушнаренко районнары татарларын кемнәр әйдәп бара?

ВИДЕО: Башкортостанның Благовар һәм Кушнаренко районнары татарларын кемнәр әйдәп бара?

Башкортостан татарларынының район һәм шәһәр бүлекләрен җитәкләүчеләр Казанга сәфәргә килгәч, милләт һәм мәдәни тормыш турында кызыклы мәгълүматлар һәм гыйлем алдылар, үзләренең уй-фикерләре белән бүлештеләр. Шагыйрь һәм нәфис сүз остасы Нурлан Ганиев үзе туган Благовар районының милләтебезгә классик халык язучысы Әмирхан Еники, композитор Рим Хәсәнов кебек зур шәхесләрне бүләк итүе белән горурлана.  

Ә Кушнаренко районы татарларының җитәкчесе эшкуар Ирек Бакиров үз якташлары арасында шагыйрь Рәдиф Гатауллин, Нәҗибә Әминова, дәүләт эшлеклеләре Мидхәт Шакиров (узган гасыр ахырында –  партиянең Башкортостан комитеты җитәкчесе), Мөхәммәт Сабиров (Татарстанның элекке хөкүмәт җитәкчесе) кебек әйдаманнарның очраклы рәвештә үсеп чыкмавын әйтә. Һәркайда бәйге кабынып, иҗтимагый фикер, кызыклы идеяләр очрап тора икән, димәк моның өчен җирлек бар. Шактый катлаулы шартларда милли мәдәниятны һәм иҗтимагый тормышны җанландыру турында кунаклар белән әңгәмәне Римзил Вәли алып бара.   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*