Шушы араларда Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае узды. Корылтай делегатлары арасында Урал татарлары вәкилләре дә килгән иде. Фәвия Сафиуллина Свердлау өлкәсенең татар конгрессы рәисе урынбасары вазифасын башкара.
Дәвам »Рубрика: Әңгәмә
Немец егете татар теленә гашыйк
«Сезнең республикада рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәгә ия, дип беләм. Шулай булгач, ни өчен Казанда гел русча гына сөйләшәләр соң, нишләп руслар татарча белми?» Матиас Ханкель исемле немец егете белән очрашуга баргач, аның беренче сүзе шул булды.
Дәвам »
Илфир Якупов: “Бер спектакль кую миллион сумга төшә”
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закировны югалту барыбызга да авыр булды.
Дәвам »
Җәннәт – әниләрнең аяк астында
Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына ...
Дәвам »
“Бердәмлек”нең гомере озын булачак
Татар авылларында “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйлар. Шундый кешеләрнең берсе - Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче хезмәт ветераны Шамил Әхмәтзыя улы Мамышев
Дәвам »
Рәфыйк Мөхәммәтшин: Җәмгыятьтә фикер төрлелеге дә кирәк
Соңгы елларда телебезгә «экстремистлык» дигән бер ят сүз килеп керде. Аңа «террористлык» дигәне дә кушылып, Русиянең теге яки бу төбәгендә ату, шартлату кебек күңелсез, куркыныч хәлләр булуы турында ишетелгәләп торса да, Татарстанда әлегә чагыштырмача тыныч иде. Әмма июль аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм ясалуы, машинасы шартлатылу, үзенең яралануы, шул ук вакытта нәзарәтнең уку-укыту бүлеге мөдире ...
Дәвам »
Васил Гарифуллин: журналистикабыз милләтне берләштерсен
1962 елның 1 июлендә Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында зур вакыйга була - биредә журналистика кафедрасы һәм бүлеге оештырыла. Идел буе төбәгендә журналистика белгечлеге алу мөмкинлеге тудырылган бердәнбер уку йортына әверелә ул. Кафедра һәм бүлеккә Казан дәүләт педагогика институты профессоры, әдәбият белгече Иван Пехтелев тырышлыгы белән нигез салына.
Дәвам »
Сүрия Гайнуллина: “Татар телен онытмагыз, саклагыз!”
Сүрия ханым Гайнуллина Самарага ерактан, Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәреннән Бөтенроссия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелүче “Түгәрәк уен” фестивален күрергә дип махсус килгән. Самара татар радиосы хезмәткәрләре аны үзләренең студияләренә чакырып алып, әңгәмә оештырдылар. Шул сөйләшүне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез. – Сүрия ханым, сез үзегезне безнең радиотыңлаучыларыбыз белән кыскача гына таныштырсагыз иде. – Мин үзебезнең илдә дә биофизика ...
Дәвам »
Фәния Хуҗәхмәт: “Татар мөселман календаре” милләтебезгә, динебезгә ниндидер бер этәргеч булды”
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә “Татар мөселман календарьлары, аларның халыкка белем бирүдәге әһәмияте”нә багышланган видеоконференция узды. Бу темага мөрәҗәгать итүебезнең сәбәбе шунда: 10 ноябрьдә 17 ел рәттән “Татар мөселман календаре”н чыгарып килгән татар матбугаты аксакалы Миншәех Харис улы Зәбировның тууына 80 ел тулды. Студиягә, татар мөселман календарьлары, гомумән, татар календарьларының әһәмияте, халыкны агартудагы роле турында сөйләшү өчен, Миншәех Харис улы Зәбировның ...
Дәвам »
Фәүзия Бәйрәмова: “Конституциянең исеме генә калып бара”
1990 еллардагы халык күтәрелеше, бу чордагы Югары шураның кайбер депутатлары эшчәнлеге шул заманга ярашлы төп канунны кабул итүгә китерде дип санала
Дәвам »