tatruen
Баш бит / Әңгәмә / “Бердәмлек”нең гомере озын булачак
“Бердәмлек”нең гомере озын булачак

“Бердәмлек”нең гомере озын булачак

Татар авылларында “Бердәмлек” газетасын бик яратып укыйлар. Шундый кешеләрнең берсе – Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәүче хезмәт ветераны Шамил Әхмәтзыя улы Мамышев. Соңгы елларда ул “Бердәмлек”нең иң актив авыл хәбәрчеләренең берсенә әверелеп китте. Аның газетада басылган мәкаләләре – барысы да туган авылы турында. Мәчәләйнең бүгенге һәм киләчәк тормышы Шамил абыйны битараф калдырмый, гел яңа темалар табуга илһамландырып тора.

“Бердәмлек”нең төньяк районнары буенча үз хәбәрчесе Нурсинә Хәкимова Шамил ага белән күрешеп, уй-фикерләре белән уртаклашуын соралды.

– Шамил абый, сезгә “Бердәмлек” газетасы ошый-мы? Аның нинди сәхифәләрен билгеләп үтәр идегез?

– Әйе, газета миңа да, гаиләмә дә бик ошый. Без аның килүен өзелеп көтеп алабыз һәм һәр санын яратып укып барабыз. Хәзер Похвистнево шәһәрендә яшәүче улыбыз Эмиль, киленебез Гүзәлия, оныкларыбыз Марат белән Равил дә “Бердәмлек”не укый башладылар инде.

“Бердәмлек” – ул могҗиза тудырырга сәләтле басма. Мин пенсиягә чыкканда татарча юньләп укый-яза белми идем. Чөнки миңа туган телемдә укырга-язарга өйрәнү бәхете насыйп булмады. Мин рус мәктәбендә белем алдым. Аннан соң армия хезмәте, югары уку йортында белем алу еллары. Татар кешесе балачагында ук туган телен өйрәнергә тиеш, дип саныйм. Ә минем өчен “Бердәмлек” газетасы олыгайган көнемдә Әлифба ролен үтәде. Мин бу турыда бер дә шикләнмичә әйтә алам.

Ә сәхифәләргә килгәндә, газетада миңа күбрәк татар авылларының киләчәк язмышы турындагы язмалар ошый. Конкрет мисалларда ясалган хаталар, бу баткаклыктан чыгу юллары күрсәтелә.

– Киләчәктә газетада нинди темаларга күбрәк өстенлек бире-лүен теләр, нинди үзгәрешләр тәкъдим итәр идегез?

– Мин күбрәк гыйбрәт алырдай кеше язмышларына, яшь-ләргә үрнәк итеп куярлык, авыр тормыш чоңгылларыннан күтәрелгән гади кешеләр турындагы язмаларга, авыл тарихларына күбрәк өстенлек бирер идем. Ә, гомумән, үзгәрешләр дигәндә, минемчә, “Бердәмлек”кә үзгәрешләр дә кирәкми. Чөнки мин, мәсәлән, спорт белән кызыксынам. Димәк, андый мәкаләләр бик урынлы, дип әйтер идем. Минем авылдашларым газета битләрендә бер-берсен котларга бик яраталар. Шуңа да авылдашларның, өлкәдә яшәүче туганнарның туган көннәре, юбилейлары турында вакытында белеп торабыз.

Дини сәхифәләр өлкәннәр өчен генә түгел, яшьләр өчен дә бик файдалы. “Бердәмлек”тә даими басылып торган шигъри сәхифәләр дә берсеннән – берсе матур эчтәлекләре белән аерылып торалар. Андый тормышчан шигырьләргә кем генә битараф калыр икән?! Телевидение программасы да бик урынлы. Бигрәк тә “ТНВ-Татарстан”, “ТНВ-Планета”, “Башкортстан” телеканалларының программалары да безгә бик файдалы. Тулаем алганда, мин “Бердәмлек” газетабыз бе-лән горурланам, аның һәр уңышына ихлас күңелдән сөенәм. Минем фикеремчә, өлкәдә үткәрелгән милли чаралар, бәйрәмнәр ярдәмендә, аларның “Бердәмлек”тә киң яктыртылулары сәбәпле, Самара якларында яшәүче татарлар татарлыкларын югалтмыйча, чын татар булып күпкә кызыграк яшиләр.

– Сезнеңчә, “Бердәмлек” газетасының Татарстанда нәшер ителүче газеталардан аермасы бармы?

– Минемчә, Татарстанда нәшер ителүче газеталарның күпчелеге эчтәлек ягыннан бай, матур итеп эшләнгән. Ә шулай да “Бердәмлек”тә һәр тема тулырак итеп, аерым алып тасвирлана. Ул бәйсезрәк фикер йөртә, шуңа күрә күп проблемалар ачылыш таба. Вазгыять һәм тормыш дөрес гәүдәләндерелә.

– Газетаның гомере озын булыр дип күзаллыйсызмы?

– “Бердәмлек”нең гомер юлы башланып кына китте бит әле. Ул бүгенге көндә ата-баба йоласын, гореф-гадәтләребезне, динебезне, телебезне сак-лап тора. Ә яшьләребез аны ныклап укырга керештеләр генә. Алар элек шәһәрләрдә автобус-троллейбусларда утырып йөргәндә үзара гел урысча гына сөйләшәләр иде, ә хәзер дин, тел иреген аңлап алып, татарлыкларына горурланып, рәхәтләнеп үз телләрендә аралашалар. Сөекле шагыйрь-ләребез – Габдулла Тукай белән Муса Җәлилнең кем икәнлекләрен исләренә төшерделәр, сабыйларын татар мохитында тәрбияләргә тырыша башладылар. Минем оныкларым да быел Самарадагы мөселман лагеренда ял итеп кайттылар, бокс, милли татар көрәше белән кызыксыналар.

Алдан әйтеп үткәнемчә, “Бердәмлек”газетасы – балаларыбызга Әлифба урынына бик кирәкле басма. Аның әле озак еллар буена укучылары кимемәс, ә киресенчә, арта гына торыр дип өмет итәм.

– Киләчәктә милли газета-бызга, аның хезмәткәрләренә ниләр теләр идегез?

– Бүгенге көндә “Бердәмлек” газетасы югары биеклекне яулады. Алга таба да ул шулай тормыш дулкыннары арасында югалып калмасын, үз кыйбласын югалтмасын иде. Ә анда эшләүче хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдереп, иҗади уңышлар, иксез-чиксез зур түземлек, ныклы исәнлек һәм бәхетле тормыш телим.

Автор: Нурсинә Хәкимова
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*