“Казан” милли-мәдәни үзәгендә рәссам Вәкил Шәйхетдиновның татар шәхесләренә багышланган күргәзмәсе ачыла. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 33 татар кешесенең портретын әзерләп килгән. Күргәзмә 20 апрельдә 15.00 сәгатьтә ачыла. Анда килүчеләр Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, артистлар Равил Шәрәфи, Нәҗибә Ихсанова, язучы Туфан Миңнуллин һәм башкаларның портретларын күрә алачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ...
Дәвам »Рубрика: Әңгәмә
Мин үзем нәрсә эшләдем?
Разил ВӘЛИЕВ исеме татар кешесенә һәр яктан таныш. Танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, депутат һәм милли җанлы татар кешесе ул. Мин аны үзем тел тегермәне белән түгел, игелекле гамәлләре белән аерылып торучы кеше буларак хөрмәт итәм. Дәүләт Советында инде ничәмә-ничә еллар бик күп игелекле эшләр башында торучы кеше буларак ул һәрвакыт диярлек дөнья гизә. Һәр сәфәрендә дөньяның төрле төбәгенә сибелгән ...
Дәвам »
Чуашстанда татар-мөселманнар документлаштырыла башлый
Чуашстандагы татар авылларында мәчетләрдә “Мәхәллә китап”лары булдырыла, “Никах таныклыгы” һәм “Исем таныклыгы” тапшыра башлаячаклар. Чуашстан диния нәзарәтенең “Гөлстан” газеты мөхәррире Рәфис Җәмдихан сүзләренчә, бу эшләр татар халкының милли мохитын булдыруга бер юл булып тора. – Туу турында һәм никах таныклыкларын эшләү кемнең идеясе булды, кемнең башына килде ул? – Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте президиумының карары бу. Әлеге карар нигезендә нәзарәтнең ...
Дәвам »
Миләүшә Айтуганова: “ТНВ-Планета” татар милләтенә кирәк”
Соңгы арада “ТНВ-планета” татар каналы турында хәбәрләр күп. Татарлар яшәгән төбәкләрдә һәм илләрдә бу уңайдан кызыксыну зур.
Дәвам »
Милләткә багышланган ике гомер
Сания Мирхалеева һәм Розалия Сайганова... Бу ике исемне Омски өлкәсендә белмәгән, ишетмәгән татар сирәктер.
Дәвам »
Флюра Вафина: «Иҗат — минем тормыш рәвешем!»
Уралда туып-үскән автор-башкаручы Флюра Вафина Мәскәү каласында гомер итә. Бүгенге көндә аның тарафыннан 200дән артык җыр иҗат ителгән. Флюра Вафинаның җырлары берсеннән-берсе төрле темаларга багышланган.
Дәвам »
Һәр кешенең башында милләтне саклау уе йөрергә тиеш
Бу юлы әңгәмәдәшләрем – икәү. Ягымлы итеп мөнәҗәтләр башкаручы сөйкемле кызыбыз – Гөлчәчәк Сәлимҗанова һәм төрле халык уен коралларында оста уйнаучы егетебез – Дамир Габдрахманов
Дәвам »
Австралиядән – Казанга!
2009 елның декабре... Казанда кар яуса да, бик тә җылы яктан килгән кунаклар аның урамнарып гизеп йөри. Алар - Татарстанда һәм Австралиядә яшәүче татарларга яхшы мәгълүм булган Ирек Гариф һәм Аделаидада яшәүче татар рәссамы Әнәс Юлдабай.
Дәвам »
Айрат Ибраһимов: “Нигә соң Сезгә генә кирәк бу ана теле һәм милли мәдәният мәсьәләләре дип әйтүчеләр дә булды”
- Айрат абый, туган якларың, нәселең турында беркадәр мәгълүмәт биреп китсәң иде.
Дәвам »
Корбангали Юнысов: Казахстанда татарларга мөнәсәбәт яхшы
Билгеле булганча, татарларның шактый зур өлеше Казахстанда һәм Урта Азия илләрендә яши
Дәвам »