tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Халыкара багланышлар (страница 14)

Рубрика: Халыкара багланышлар

“Казахстанда татарлар” энциклопедиясе югары бәяләнде

Танылган галим, профессор, Казахстанның татар-башкорт ассоциациясе президенты Гриф Хәйруллин редакциясе белән чыгарылган “Казахстандагы татарлар” энциклопедик сүзлеге Татарстанның Казахстандагы көннәре башланыр алдыннан дөнья күрде. Сүзлеккә Казахстан белән бәйле татар милләтеннән булган танылган шәхесләрнең биографик белешмәләре урнаштырылган. Автор басманы тәкъдим иткәндә билгеләп үткәнчә, энциклопедиягә кергән шәхесләр татар халкының горурлыгы. Гриф Хәйруллин чыгышыннан соң һәркем үз фикерен белдерде.  

Дәвам »

Әсирләр җырын тапкан алман галиме белән очрашудан видеорепортаж

«Тамга» мәдәниятара җәмгыятьнең идарә рәисе, куркыныч янаган халыклар җәмгыятенең төрки халыклар буенча эксперты Мисте Хотопп Рикене һәм аның сәфәрдәшләрен Татарстан һәм Казан белән Тарих институтының хезмәткәре Марат Гыйбатдинов таныштырып йөри.

Дәвам »

“Атландым атның биленә, киттем Алман җиренә…”

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Алманиядә оештырылган "Идел-Урал" легионы капелласының татарча музыкаль язмаларын тапкан алман галиме Мисте Хотопп Рике Казанда булып китте. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына үзенең сәфәрдәш дуслары белән килеп татар әсирләре тарихын өйрәнү турында сөйләде.

Дәвам »

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада Казакъстанның татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов җыелган затларга Татарстанның Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Тимергалиевны тәкъдим итте.

Дәвам »

Истанбулда “Төрки дөнья фотографлары объективында – Татарстан” фотосурәт күргәзмәсе эшли башлады

Истанбул үзәгендә урнашкан атаклы Долмабаһчә сараеның сәнгать галереясында Татарстан белән бәйле фотосурәт күргәзмәсе ачылды

Дәвам »

Астанада Татарстан көннәре үтәчәк

Бу уңайдан Казахстан башкаласына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Аның сәфәр программасында Казахстандагы татар этно-мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы да бар.

Дәвам »

Дүрт дөньякүләм урын тоткан дин кешеләрен берләштерү

Юлчылар маршрутның бер өлешен машинада, бер өлешен җәяүләп үтәләр. Көненә 27 чакрым үтелә торган булган. Юлдагы шәһәрләрдә туктап, андагы җирле хакимият җитәкчеләре белән очрашулар үткәргәннәр. Катнашучыларга куелган төп таләп - берәү дә башкаларны үз диненә өндәми, дини бәхәс куптармый. Максат - динара диалог мөмкинлеген күрсәтү, дошманлыкны бетерү.

Дәвам »

Алматыда Камал исемендәге театр артислары тамашачылар белән очрашу үткәрәчәк

Билгеле булганча, 9-11 сентябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Алматы шәһәренә гастроль сәфәренә чыга.Беренче төркем артистлар Казахстанның икенче башкаласына 7 се үк килеп төшәләр. 8 сентябрьгә артистларның сагынып алган тамашачылары белән очрашуы узачак. Ул М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт Академия театрының кече залында оештырыла. Казан кунаклары көндезге икегә билгеләнгән очрашуга милләттәшләребезне көтеп кала. Соңгы мәртәбә камаллылар Алматыга 2007 елда килгән ...

Дәвам »