Ә бәйрәм киче Г. Тукайның “Туган тел” җырын тәмамланды.
Дәвам »Рубрика: Халыкара багланышлар
Финляндиядә эшлекле сәфәр дәвам итә
Вафат булган милләттәшләребезне соңгы юлга озатырга Хельсинкига алып киләләр.
Дәвам »
Казан кунаклары Суоменлинна утравында булдылар
Бөтендөнья татар конгрессы Бюросы әгъзаларынә экскурсияне татар телендә Финляндия татарлары мәхәлләсе имамы Рамил Беляев үткәрде.
Дәвам »
“Закир Кадыйри. Тамырларга кире кайту” дигән китап галимнең Финляндиядәге эшчәнлегенә дә багышланган
Утырышка килгән Финляндиядә яшәүче милләттәшләре Россия һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы белән дә кызыксындырган сораулар бирделәр
Дәвам »
Татар яшьләре белән ныклап эшләргә кирәк
Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының күчмә утырышын дәвам итеп, Ринат Зиннур улы Закиров үз чыгышында милли тәрбиягә дә басым ясады. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең яшәү рәвешен ул үрнәк итеп күрсәтте. Тарихыбызны барларга, өйрәнергә, сакларга кирәк дип тә әйтеп узды. Рәиснең сүзен тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков дәвам итте. Ул «мәхәлләне һәм аның тирәсендә милекне саклау, иң мөһиме туган телне саклау», диде галим. ...
Дәвам »
Хельсинкида Күчмә утырыш башланды
Егерме беренче март көнне Финляндиянең башкаласы Хельсинки каласында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының Күчмә утырышы башланды. Аның эшендә тугыз Бюро әгъзасы һәм Финляндиядәге Исламия җәмгыяте активистлары катнаша. Шулай җәмгыятенең җитәкчесе Атик Али ачып җибәрде. Ул бүгенге утырышта катнашучы милләттәшләребез белән таныштырып узды. Аннан соң Бюроны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дәвам итте. Ул бүгенге көндә татар ...
Дәвам »
Күчмә утырыш -Хельсинкида
Хельсинки шәһәрендә күчмә утырыш узачак. Милләттәшләребез белән очрашулар көтә.
Дәвам »
КЫРЫМЛЫЛАР УЙЛАП ЭШ ЙӨРТЕР ДИП ЫШАНАБЫЗ
Бөтендөнья җәмәгатьчелеге Украинадагы һәм Кырым автономияле республикасындагы хәлләрне зур игътибар белән күзәтеп бара. 16 мартта үтәчәк референдум Кырымда яшәүче барлык халыклар язмышын билгеләрдәй зур әһәмияткә ия.
Дәвам »
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены
Казанга III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына катнашучылар килә башлады
Дәвам »
Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак
Танылган опера йолдызыбыз Альбина Шаһиморатова Лос-Анджелесның “LA Opera” театрында Доницеттиның “Лючия ди Ламермур” операсында төп рольне башкарачак. 15 марттан башлап 6 спектакль күрсәтеләчәк. Әлеге вакытта репетицияләр бара. Аларның берсендә театрның сәнгать җитәкчесе Пласидо Доминго да булган. Ул Альбина башкаруын бик ошаткан. Казан тамашачысы Альбина Шаһиморатованы 29 апрельдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә шулай ук “Лючия ди Ламермур” спектаклендә күрә һәм тыңлый алачак. Фоторәсемнәр “LA Opera” сайтыннан алынды.
Дәвам »