Иранда татарлар яшәве хакында беренче булып тарихчы Исмәгыйль Гыйбадуллин белдергән иде. Аның “Затерянный след татар в Иране” дип аталган фәнни мәкаләсе тарихчыларыбызның, татар җәмәгатьчелегенең генә игътибарын яулап алу белән чикләнмичә, дәүләт җитәкчеләрен дә кызыксындырды… Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе читтә яшәүче татарларны барлау, алар белән элемтәләрне ныгыту эшен шактый киң җәелдерән. Әле күптән түгел генә Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, ...
Дәвам »Рубрика: Халыкара багланышлар
Төркия тамашачысы төрки халыкларның классик музыка әсәрләре белән таныша
20-27 гыйнвар көннәрендә Казакъстанның Караганда симфоник оркестры Төркия тамашачысын төрки халыкларның хәзерге чор классик музыка әсәрләре белән таныштыра. ТӨРКСОЙ оешмасы тарафыннан оештырылган концерт программасы Әнкарә, Бурса, Эскишәһир, Самсун, Орду, Трабзон шәһәрләре сәхнәләреннән тәкъдим ителә. Караганда симфоник оркестрының реперутарын иң танылган төрки дөнья композиторлары әсәрләре тәшкил итә. Алар арасында Татарстанның күренекле көй остасы Рөстәм Яхинның иҗат җимешләре дә бар. Караганда симфоник ...
Дәвам »
Бельгиялеләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры куелышында «Аккош күле» балетын карадылар
Артистларга яңа елда яңа уңышлар теләп «Бельгия татарлары» берлеге әгъзалары чыгыш ясады һәм бүләкләр тапшырды.
Дәвам »
Төркиянең Элязыг шәһәрендә татар галимен зурладылар
Узган ел ахырында Төркинең Элязыг шәһәрендә "Элязыг-Казан. Мәдәният һәм сәнгать очрашуы" исемле чара үткән.
Дәвам »
Станфордта төрки моңнар яңгырады
Aмерикан төрки-татар берләшмәсе (АТТБ) каршындагы "Ай, былбылым" төркеме әлеге чарада уйгыр, казакъ, чуаш, азәри, төрек, кырымтатар, гагауз һәм татар җырларын һәм биюләр башкарган.
Дәвам »
“Халкым минем” Прагада
Берлин Раштуасында татар көйләрен алкышладылар
Яңа ел алдыннан Берлин филармониясендә Раштуа бәйрәме уңаеннан Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин әсәрләре яңгырады. "Шулкадәр яратып тыңладылар һәм нык алкышладылар", дип белдерә бу концертта катнашкан Илүсә Хуҗина.
Дәвам »
Конгресста кунак бар
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Казанда Финляндия татар җәмгыяте җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Атик Али белән очрашты. Әлеге очрашуда сүз бу илдә яшәүче милләттәшләребез турында барды. Шулай ук, март аенда Финляндиядә узачак БТК БКның бюро утырышын планлаштырдылар Бүген Финляндиядә 800 якын татар яши. Финляндия татарлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы белән ныклы хезмәттәшлек итә. Хельсинкидагы ...
Дәвам »
Ринат ЗАКИРОВның Яңа ел котлавы
Ринат ЗАКИРОВ Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты
Дәвам »
Россиянең Чехиядәге сәүдә вәкиллегендә очрашу
Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” иҗат төркеме Прагага сәфәре барышында Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы сәүдә вәкиле, Россия Федерациясенең 1 класслы Дәүләт киңәшчесе Александр Владимирович Туров белән дә очрашты. Александр Туров Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиленең урынбасары булып эшләгәндә үк Татарстан белән икътисадый багланышларын ныгыткан кеше. Ул Татарстанны яхшы белә. Хезмәтләре өчен, вакытында ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән дә бүләкләнгән. Вәкил ...
Дәвам »