tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Украина Кырым автоном республикасындагы вәзгыятькә карата БЕЛДЕРҮЕ

Бөтендөнья татар конгрессының Украина Кырым автоном республикасындагы вәзгыятькә карата БЕЛДЕРҮЕ


Казан шәһәре  26.02.2014

Киң татар җәмәгатьчелеге Кырым автоном республикасында туган вәзгыятьне зур борчылу белән күзәтеп бара. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар фаҗигале төсмер ала. Чуалышлар дулкынында экстремист көчләр үзләрен күрсәтә башлады.

Әлеге вәзгыятьтә без фаҗигале үткәне һәркемгә мәгълүм булган кан кардәшләребез – Кырым татарларының язмышына битараф кала алмыйбыз. Күп сынаулар үтеп алар туган җирләренә әйләнеп кайтып урнаша башладылар. Ләкин бу процесс билгеле бер сәяси төркемнәрнең мәнфәгатьләрен кайгырткан “Киев мәйданы”ның сәяси радикальлеге Кырымга күчкән очракта тукталып калырга мөмкин.

Барлыкка килгән вәзгыятьтә Бөтендөнья татар конгрессы Кырымдагы хәлләрне тотрыкландару яклы. Без украин, рус, татар – гомумән барлык халыкларны төптән уйлап эш итәргә, чуалышларга чик куярга чакырабыз. Без Кырым татарларының имин тормышы нигездә рус һәм украиннар белән үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәт аркылы гына була алуына ышанабыз.

Без Кырымның киләчәген күпмилләтле халык мәнфәгатьләрен исәпкә алган Кырым автоном республикасы конституциясе һәм законнары нигезендә күрәбез. Бары тик шушы юл гына Кырым территориясендә тынычлык һәм иминлекне саклауга ярдәм итәчәк.

Без Кырымның һәм аның халкының киләчәгенә ышанабыз.

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*