Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә "Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү" темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.
Дәвам »Рубрика: Халыкара багланышлар
Истанбулда “Татар кызы 2014” бәйгесе үткәрелә
16 мартта Истанбулда Али Әмире әфәнде мәдәният үзәгендә “Татар кызы 2014” бәйгесе үтәчәк. Мондый төр чара биредә беренче мәртәбә узачак. Оештыручылар фикеренчә, бу бәйге татар кызларының гүзәллек, нәфислеген күрсәтү белән бергә аларның уңганлыгын-булганлыгын һәм башка асыл сыйфатларын таныту өчен үткәрелә. Оештыручылар дигәннән, алар арасында Татарстаннын Төркиядәге вәкиллеге, “Татарстан” сәүдә йорты, IBB мәдәният ширкәте, Идел-Урал төркләренең мәдәният һәм ярдәмләшү ассоциациясе, “Фидан” балалар музыка тәрбияләү ...
Дәвам »
Вулканолог Гарун Тазиевның 100 еллыгы уңаеннан. Франциянең иң танылган татары
Колумб Американы ачкан кебек Гарун Тазиев французча сөйләшүче киң халыклар даирәсенә вулканнарның табигатен ачкан. Гарун Тазиев (1914-1998 еллар) – үз эзләнүләрен даһи танытучы зур галим. Аның җитәкчелегендә һәм катнашуында 1940 еллар ахырыннан 1992 елларга кадәр Франция телевидениесендә һәрдаим тапшырылган фәнни танылган фильмнарның зур циклы булдырылган. Әлеге фильмнар шулхәтле кызыклы, таныткыч булганлыктан берничә дистә еллар дәвамында җир турындагы фән (геология, вулканология ...
Дәвам »
Лондонда зурлап Май чабуны бәйрәм иттеләр, анда татарстанлылар да катнашты
2 март көнне Лондонда Май чабу бәйрәмен уздырдылар. Трафальгар мәйданында фестивальның йомгаклау чарасы булды, анда Россия, шул исәптән Татарстан, артистрлары катнашты
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессының Украина Кырым автоном республикасындагы вәзгыятькә карата БЕЛДЕРҮЕ
Киң татар җәмәгатьчелеге Кырым автоном республикасында туган вәзгыятьне зур борчылу белән күзәтеп бара. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар фаҗигале төсмер ала
Дәвам »
Румыния татарлары Казанга тартыла
Татарлар бүгенге Румыния җирләрендә XIII йөзләрдә, монгол яулары чорында ук яши башлый. Гәрчә төрле төрки кабиләләрнең (һуннар, кыпчаклар, бәҗәнәкләр, татарларның) бишенче йөздән башлап, Урта гасырларда ук Дунай кенәзләренең җирләренә үтеп керүе билгеле. Дунай татарларының күбесе – кырым татарларының дәвамчылары. Татарстан Фәннәр академиясе төрле мәмләкәтләрдә гомер итүче кардәшләребез белән элемтәләрне даими барлый һәм ныгыта. «Без Румыниягә Татарстаннан барган беренче рәсми делегация ...
Дәвам »
Төркиядә VI төрки дөньяның әдәби журналлары конгрессы башланды
Бу чарада Татарстанны “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһимов һәм "Сөембикә " журналының әдәби бүлеге җитәкчесе Эльмира Закирова тәкъдим итә.
Дәвам »
Фәрганадагы татар җәмгыяте тормышыннан
Милләттәшләребез ел дәвамында бергәләп җыелып очрашалар, төрле чаралар үткәрәләр икән.
Дәвам »
Татар язучыларын – бөтен дөньяга!
14 февральдә 17 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри, ур. 14) татар язучыларыныж төрек телендә басылып чыккан “Fildişi Çakı” (Сөяк саплы пәке) дигән китабын тәкъдир итү кичәсе була.
Дәвам »
Гомерен милләткә багышлаган зат
30 гыйнварда чит илдә яшәүче татарларны берләштерү тарафдары, татар фольклорын популярлаштыручы булган Шәмсия Хәсән кызы Апакай-Диюшкә 100 яшь тулган булыр иде.
Дәвам »