Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Хельсинкида Күчмә утырыш башланды
Хельсинкида Күчмә утырыш башланды

Хельсинкида Күчмә утырыш башланды

Егерме беренче март көнне Финляндиянең башкаласы Хельсинки каласында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының Күчмә утырышы башланды. Аның эшендә тугыз Бюро әгъзасы һәм Финляндиядәге Исламия җәмгыяте активистлары катнаша. Шулай җәмгыятенең җитәкчесе Атик Али ачып җибәрде. Ул бүгенге утырышта катнашучы милләттәшләребез белән таныштырып узды. Аннан соң Бюроны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дәвам итте. Ул бүгенге көндә татар дөньясындагы вәзгыять белән таныштырып узды. Милли тормышта башкарылган эшләребез турында сөйләде. Утырыш башланып кына китте. Әле алда чыгышлар дәвам итәчәк. Аннан җомга намазы һәм Хельсинкидагы каберстанга зыярат кылу да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*