tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Астанада Татарстан көннәре үтәчәк
Астанада Татарстан көннәре үтәчәк

Астанада Татарстан көннәре үтәчәк

Шушы атнада  Астанада Татарстан көннәре үткәреләчәк. Бу уңайдан Казахстан башкаласына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Аның сәфәр программасында Казахстандагы татар этно-мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы да бар. Ул Астананың Тынычлык һәм татулык сараенда үтәчәк дип көтелә.

Татарстан көннәре кысаларында шулай ук “Хан Чатыр” сәүдә күңел ачу үзәге каршындагы мәйданда Татарстан күргәзмәсе эшләячәк. Анда республиканың җитештерү һәм авыл хуҗалыгы потенциалы күрсәтеләчәк.

Астана халкын Татарстан артистлары “Сабантуй” исемле этношоу күрсәтеп тә куандырачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*