Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ТР Премьер-министры Чиләбе өлкәсенең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
ТР Премьер-министры Чиләбе өлкәсенең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

ТР Премьер-министры Чиләбе өлкәсенең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты

11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чиләбегә эш сәфәре кысаларында татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.

“Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының елдан-ел күбрәк татарларны берләштерүенә чынлап сокланам”,- дип сәламләде Илдар Халиков очрашуга килүчеләрне.

Чиләбе өлкәсе татарлары белән очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Сергей Комяков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Чиләбе өлкәсендә 220 меңләп татар яши. Чиләбе өлкәсенең төрле районнарында татарлар өстенлек иткән авыллар бар, күп кенә торак пунктларда татарлар биредә яшәүчеләрнең 20-30 процентын тәшкил итә. Өлкәдә 25 татарлар милли-мәдәни берләшмәсе, 35 татар сәнгать коллективы эшли. Татарлар башкарма хакимият органнарында, Чиләбе өлкәсе законнар чыгару җыенында, бизнеста да эшли.

Чиләбе өлкәсендә ике татар газетасы – “Хәзинә” һәм “Татар рухы” чыга. Телевидение һәм радиода эфирга даими рәвешә чыгучы (атнага 1-2 тапкыр) татар телендәге тапшырулар бар. Өлкәдә ел саен Татарстан Рреспубликасы ярдәме белән татарларның милли бәйрәме Сабан туе уздырыла, аны уздыруга ТР муниципаль районнары һәм иҗат коллективлары җәлеп ителә.

Илдар Халиков фикеренчә, Чиләбе өлкәсендә татарларның яхшы яшәве өчен барлык шартлар да тудырылган.
“Монда татар телле халыкка аерым мөнәсәбәт”, – диде ул. Һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенә татар җәмгыятенә яхшы мөнәсәбәттә булулары, татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау буенча эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*