Сургутның Якшәмбе мәктәбендә балалар татар теле дәресендә чагында, әниләре белән калфаклар тектек. Татар теле дәресен Тәслия Мөхибуллина алып барды. Дәрестән соң балалар икенче бүлмәдә түгәрәк өстәл артында калфак тегеп утырган әниләрне күргәч, халкыбызның милли баш киеме калфакларны бик яратып киеп тә карадылар.Тиздән үз куллары белән бизәлгән калфаклары да булачак. Гульчачак Фатхулова
Дәвам »Рубрика: Мәдәният
Түбән Новгород татарлары “Нигеземә кайтып барам” иҗади бәйгесен башлады
Бәйгенең беренче этабы май аенда тәмамлана. Бу этапта өч юнәлештә иҗади эш конкурслары була: “Минем нәсел чылбырым” (“Моя родословная”), “Тукай әкиятләре” (“Сказки Тукая”), “Җәннәт әниләрнең аяк астында” (“Рай под ногами матерей”).
Дәвам »
Башкорт дәүләт университетында “Туган як шигърияте – 2018” IV Республика бәйгесенең финалы була
Студентлар арасындагы ярышның иң киеренке өлешен 21 мартта күзәтергә мөмкин булачак.
Дәвам »
Лейпцигтагы китап ярминкәсендә 100дән артык татар китабы тәкъдим ителә
Татарстан китап нәшрияты күргәзмәдә йөздән артык төрле жанрдагы басмаларын тәкъдим итә.
Дәвам »
Сызрань татарлары «Алма» яшьләр төркеме оештырган
Төркем әлегә зур түгел, аның составында нибары ике кыз бар: Сызрань шәһәренең 29нчы мәктәп укучысы Лиана Якупова һәм медицина көллияте студенты Алинә Кавиева.
Дәвам »
Петербург укучылары татар тарихы, мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты
Санкт-Петербургның Фрунзе районында урнашкан 325нче мәктәпнең 325нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең X сыйныф укучылары Ленинград өлкәсенең Дуслык йортына экскурсиягә килде
Дәвам »
Минзәлә төбәгендә язучылар белән очрашу булды
Минзәлә районының Тупач авылындагы мәдәни үзәк чын мәгънәсендә гөрләп тора, мәдәни, музыкаль чаралар бер-бер артлы уза.
Дәвам »
Төмән өлкәсендә яңа мәчет ачылды
Вагай районының Кече Уват авылы уртасында урнашкан, агачтан ясалган зур булмаган мәчетне авыл халкы үз көче белән төзегән.
Дәвам »
Ульяновск китапханәсендә Гаилә белән китаплы ял татарларга багышлана
Китаплы ял көнендә катнашучылар татарлар барлыкка килүе турында белә алачак, аларның әкиятләре, легендалары, җырлары, биюләре белән танышачак, үзе өчен Сабантуй, Ураза-Бәйрәм, Корбан-Бәйрәм һ. б. милли бәйрәмнәрне үткәрү традицияләрен ачачак.
Дәвам »
Иртәгә “Дулкыннар” бәйгесенең Гала-концерты узачак
Гала-концертта урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башлангыч, урта һәм югары һөнәри учреждениеләре укучылары катнашачак.
Дәвам »