tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсы узачак
Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсы узачак

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсы узачак

27 апрельдә Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» бәйгесенә йомгак ясалачак.

Бәйге өч турда уздырыла. Сайлап алу туры мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан районнарда, шәһәрләр һәм авылларда оештырылган инде. Свердловск өлкәсендә ул 2019 нчы елның 13 нче апреленә кадәр үткәрелгән.

Ярым финал туры 27 нче апрельдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әрәкәй авылының милли мәдәни комплексында узачак.  Финал туры исә «Урал кызы» конкурсының гала-концерты 27 нче апрельдә 18.00 сәгатьтә булачак.

Туган телендә сөйләшүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белүче гүзәл туташлар өчен оештырылган әлеге бәйгедә Свердловск өлкәсендә яшәүче 18-25 яшькә кадәр кызлар катнашкан.

“Урал кызы” бәйгесендә җиңүче кыз Екатеринбурга шәһәре “Татар кызы -2019” титулына ия булачак һәм Ижевск каласында уза торган Халыкара бәйгедә үз төбәге данын яклап катнашу хокукы алачак.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*