tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 909)

Рубрика: Мәдәният

Фатих Кутлу: Күңелләрдә яз дәвам итсен

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, филолог Фатих бәй Кутлу инде дистә елга якын шушы игелекле хезмәт белән шөгыльләнә, татар әдипләре әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итә.

Дәвам »

Балтачта Тукай көннәре

24 апрельдә Татарстанның Балтач районында Тукай көне үтте. Тукайга багышланган чаралар ел саен Татарстанның нәкъ шушы Балтач районында башлангыч ала. Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә барып кайттылар. Казаннан шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре – Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, ...

Дәвам »

Без мультфильм төшерәбез!

Биектау районы Дөбъяз авылы урта мәктәбе укучылары Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкияте буенча мультфильм төшерүне тәмамлаган. “Без – мультфильм төшерәбез!” – дип мактана балалар. Бай тарихлы Дөбъяз мәктәбендә мультфильмнар иҗат итү белән инде ике ел шөгыльләнәләр. Мәктәп директорының уку-укыту буенча урынбасары Наилә Галләмова сүзләренчә, барысы да мәктәпкә информатика дәресләрен алып барырга яшь укытучы Алмаз Гатауллин эшкә килгәч башланган. Аның ...

Дәвам »

Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап әзерләнә

2015 ел ахырына Себернең төрки-татар тарихына багышланган яңа китап дөнья күрергә тиеш. Аның нигезенә милли үзаңны саклау салыначак, дип белдерде галим Дамир Исхаков. Омски галимнәренең кайберләре бу проектта катнашырга ризалыгын бирмәгән әле.

Дәвам »

26 апрельдә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була

26 апрельдә–бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көндә кичке сәгать биштә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасын ачу тантанасы була.

Дәвам »

Дамир Гыйсметдиннең яңа китабы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында язучы, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәис урынбасары Дамир Гыйсметдиннең “Боҗра буйлап” дип исемләнгән яңа, бишенче  китабы басылып чыкты. Китапка төрле елларда язылган “Боҗра буйлап” повесте ( ул китапка да исем биргән), хикәяләр, публицистик язмалар һәм сәяхәтнамәләр кертелгән. Татар укучысына Дамир Гыйсметдин юмористик һәм сатирик хикәяләре, публицистик язмалары, популяр җыр текстлары авторы буларак билгеле. Дамир Гыйсметдин Чуашстанныж Батыр ...

Дәвам »

Ринат Закиров: “Чит ил татарларына да Сабантуй капкасы ачыла”

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәмендә чит илләрдә Сабантуй бәйрәмен оештыручылар һәм бәйрәм режиссерлары өчен семинар-практикум үткәрелде.

Дәвам »