tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 923)

Рубрика: Мәдәният

Татар тарихына багышланган “Тарих эзләреннән” бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды

“Идел” яшьләр үзәге “Тарих эзләреннән” дип аталган бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләрен игълан итте. Кече төркемдә Удмуртия Республикасыннан Гөлназ Гафурова, урта төркемдә Казаннан Полина Спиридонова, тагын да өлкәнрәкләр арасында Ульяновск өлкәсеннән Альбина Гафиуллова җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннардан тыш, бер төркем балалар кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге оештырган конкурсның максаты ...

Дәвам »

Можгада татар мәдәнияте белән таныштыралар

Можгада (Удмуртия) Халыклар дуслыгы йортында “Серле сандык” исемле зур проект кысаларында өйрәнү-өйрәтү семинары үтте. Аны оештыручылар “Адымлап татар мәдәниятенә” («Шаг за шагом: татарская культура») дип атаганнар иде. Бу хәбәрне mozhga.net сайты Халыклар дуслыгы матбугат үзәгенә сылтама ясап үз битләрендә урнаштыра. Семинарда килүчеләр татар биюләре буенча махсус басмалар белән таныштылар, төрле төбәкләргә хас булган татар милли киемнәре турында видеофильм карадылар, яшьләр фольклор уеннарына ...

Дәвам »

Тагын бер изге гамәл

Автономия рәисе Рамис Сафин хәбәр итүенчә, әлеге тантанага Габдулла Шамуковның туганнары да чакырулы. Шулай ук, өлкәнең төрле районнарыннан, шәһәрләреннән һәм Казаннан да кунаклар көтәләр.

Дәвам »

Фән Вәлиәхмәтов

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның тальян гармун уйнап халкыбыз җырларын башкаруын һәркем яратып карый, яратып тыңлый. Бүгенге көндә туган ягы Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы бик матур чара уздырырга җыена. Бу турыда тулырак ул үзе сөйләр.

Дәвам »

Казанда Төрквидение үтәрме?

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының 4 февральдә үткән утырышында депутат Марат Хәйруллин узган ел ахырында Төркиянең Искешәһәрендә узган Төрквидение телевизион конкурсына барып кайтуы турында хәбәр итте. Билгеле булганча, Искешәһәрдә конкурсның беренчесе үткәрелде. Аны Төркиянең TRT телерадиокомпаниясе оештырды.УЛ Евровидениега охшаш форматта үткәрелә. Бәйгегә төрки 24 ил һәм төбәк катнаша (төбәк катнаша алу өчен анда яшәүче кешеләрнең ...

Дәвам »

Гран-при – Фән Вәлиәхмәтовтан тальян гармун

Башкортстанда татар җырларын башкаручыларның “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” дип аталган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка багышланган төбәкара конкурсы игълан ителде.

Дәвам »