21 февральдә - Халыкара Туган тел көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде.
Дәвам »Рубрика: Мәгариф
Әтнә районында гомумреспублика конференциясе узачак
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, тарих фәннәре докторы, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та анда укытучылар һәм укучылар белән очрашыр дип көтелә.
Дәвам »
Татар кызлар гимназиясендә – театр бәйрәме!
2014 елның 21 февралендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәреләчәк.
Дәвам »
Котлыйбыз!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат хезмәте хезмәткәре Гөлүсә Малик кызы Низаметдиновага яңа гына филология фәннәре кандидаты дигән диплом тапшырылды. Без хезмәттәшебезне уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади һәм фәнни уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Дәвам »
Мәчеттә татарчага өйрәтәләр
Казанның “Ярдәм” мәчетендә татар телен өйрәтә торган курслар башланды. Проект “Без татарлар” дип атала. Дәресләр мәчеттә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә кичке алтыда уздырыла. Татар теле курсы өч ай дәвам итә һәм бушка уздырыла. Татарстан мөфтияте сайты
Дәвам »
“Дөнья” студиясендә кунакта язучы Фатих Кутлу
Төрек-татар язучысы Фатих Кутлу узган ел татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп Анкарадагы “Бәнгү” нәшриятында биш китап чыгарган. Язучы “Дөнья” студиясендә кунакта .
Дәвам »
Яшел Үзәндә Афзал Шамов укулары
2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья туган телләр көне уңаеннан берләшкән галимнәр десанты катнашында күренекле татар язучысы Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов истәлегенә багышланган һәм Татарстан Респбуликасы яшь язучыларының иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту, фәнни эзләнүләргә омтылыш тәрбияләү максатыннан оештырылган, Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә Шамов укулары үтте.
Дәвам »
Без – булдырабыз!
Бәйрәмебезнең күрке булып кадерле кунагы, Сарытау шәhәренең горурлыгы, батыр егетебез - Рәшит Сөләйманов булды.
Дәвам »
Мәскәүдә Әсәдуллаев йортының 100 еллыгына багышланган очрашу узды
Очрашуда яшь галим, педогогия фәннәре кандидаты Марат Сәфәровның чыгышы аерым игътибарга лаек булды.
Дәвам »
Ринат Закиров Арчада – эшлекле очрашуда катнашты
Пленар утырыш барышында Ринат Зиннур улы Закиров туган телебез белән горурланып яшәргә, татар исемен югалтмаска кирәклеген ассызыклады.
Дәвам »