tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф (страница 170)

Рубрика: Мәгариф

Милли хисне ничек тәрбияләргә

"Бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим"

Дәвам »

Казанда татар мәктәбеннән урысныкына күчүчеләр арта

Казанның 2нче татар гимназиясендә белем алган Азат Кудашев 7 сыйныфка җиткәч, якындагы 122нче инглиз гимназиясенә күчкән. Азат бу адымын беренче чиратта инглиз телен тирәнтен өйрәнергә теләү белән аңлата-аңлатуын, әмма сәбәп монда гына түгел икән. “Тиздән Бердәм дәүләт имтиханын бирәсе бар, ә ул урысча. Икенче гимназиядә алгебра, геометриядәге терминнарны, теоремаларны без татарча өйрәнә идек, ә имтиханда мин аны ничек языйм?”, ди ...

Дәвам »

Яңа закон милли мәгарифкә куркынычмы? – Марат Лотфуллин фикере

Күптән түгел кабул ителгән “РФдә Мәгариф турында”гы Законда милли мәгарифкә ни дәрәҗәдә урын бирелгән? Әлеге сорау белән Тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Вазыйх улы Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек. – Әлеге законда үзгәреш­ләр күп. Иң беренче чиратта, ул “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) Закон­нарны берләштерә, 309 нчы Закон ...

Дәвам »

Казан университеты китапханәсендә татар китаплары юкка чыккан

Казан федераль университеты татар галимнәре арасында китапханәдән биш Камаз машинасы китап түккәннәр, аның күпчелеге татар басмалары булган икән дигән сүз таралган. Галимнәр университет җитәкчелегенең басма китапларга битараф булуына, уку залларын бетереп анда китапханә өчен ят башка оешмалар килүгә ризасызлык белдерә. Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут ...

Дәвам »

“Татарстанга латин һәм гарәп әлифбасы – көн таләбе”

Татарстан үзендә латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеге тудыручы канун кабул итәргә җыена. “Татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” дип аталган бу канун өлгесе 21 ноябрьдә Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды. Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Азатлыкка комитет әгъзаларының барысының да бу канунны хуплавын белдерде. Канун 29 ...

Дәвам »