tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иҗади конференция үтте
Истанбулда Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иҗади конференция үтте

Истанбулда Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иҗади конференция үтте

15 апрельдә Истанбулның Топкапы мәдәни паркында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иҗади конференция үтте.

Конференция алдыннан катнашучылар Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Шулай ук Истанбулдагы Идел-Урал татарлары мәдәнияте һәм ярдәмләшү җәмгыяте әгъзасы Атилла Күнтузның фотокүргәзмәсе дә  оештырылган иде.

Чарага килүчеләрне Истанбул мэриясе каршындагы “Культур А.Ш.” оешмасы генераль директоры Нәвзат Күтүк, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, Истанбулдагы Идел-Урал татарлары мәдәнияте һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы, Россия Федерациясенең Истанбулдагы генераль консулы Алексей Подъелышев сәламләделәр.

Зур кызыксыну белән Тукай турында фильм каралды, Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары Тукай шигырьләрен төрле телләрдә сөйләделәр. Мәрмәрә университетының Төрки институтының фәнни хезмәткәре Ләйсән Шахин чыгышы да кызыклы булды.

Конференциядә катнашучыларны Казан кунагы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты хезмәткәре, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да сәламләде. Шулай ук рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырылды.

Бәйрәм Топкапы мәдәни паркындагы бай һәм матур итеп бизелгән татар йортында дәвам итеп, татар милли ризыклары тулган чәй табыны белән тәмамланды.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*